Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 33нче мәктәбе яңалыкка омтыла

Мәктәп укучылары бер атна ял итеп, көч туплап, янә укуга кереште. Ә кайбер белем йортлары исә укучыларын инде икенче тапкыр каникулга озатырга җыена. Татарстанда триместрлап укытуга күчкән бер төркем мәктәпләр бар бит. Әлеге система уку елын без ияләнгән дүрт чиреккә түгел, ә өчкә – триместрларга бүлә. Беренче карашка, триместрлы укыту системасы буенча каникуллар саны кимергә тиеш кебек.  Әмма болай булса, бала җилкәсенә төшкән уку йөге тагын да артыр иде. Триместрлы укыту системасы исә, киресенчә, баланың сәламәтлеген саклап калу,  уку елы дәвамында аны билгеле бер вакыт аралыгында ял иттерүне күздә тота. Казанның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 33нче мәктәбе – заманча, гел яңалыкка омтылган, алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнеп, иң яхшыларын үзләрендә кулланырга тырышкан белем йортларының берсе. Биредә балаларга уку өчен генә түгел, ял өчен дә иң уңайлы шартлар тудырылган. Әлеге мәктәп Казанда беренчеләрдән булып укытуда Сингапур технологияләрен куллана башлады. Хәзер инде аның  нәтиҗәлелеге расланган. Биредәге балалар яшьтәшләренә караганда активрак, аралашырга оста, үзләренә кирәкле мәгълүматны табарга сәләтле.  Шулай ук бу мәктәптә яңа белем бирү стандартларына күчү дә башкаларга караганда алданрак башкарыла.


Хәзерге вакытта барлык белем учакларында яңа стандартлар буенча  VII сыйныфка кадәрге балалар укыса, 33нче мәктәптә инде бөтен башлангыч һәм төп мәктәп (IX сыйныфка кадәр) яңа стандартларга күчкән. Дәрестән соң укучылар төрле түгәрәкләрдә өстәмә күнекмәләр ала, иҗади сәләтләрен үстерә, физик яктан чыныга. Һәрбер бала  атнасына кимендә 2-4 сәгать түгәрәкләрдә шөгыльләнә.


Триместрлап укыту системасы 33нче мәктәптә әле беренче ел гына сынау рәвешендә кулланыла башлаган.  Әмма бу – Россия өчен дә, Татарстан өчен дә яңалык түгел. Ульяновскида, Башкортстанда, әйтик, бу система бик киң кулланыла, анда барлык мәктәпләрдә дә диярлек укыту процессы шул рәвешле оештырылган. Казанда да әлеге система буенча эшли торган берничә мәктәп бар. Триместрлап укыту системасы нәрсәсе белән кызыктыра соң?

Наилә ШӘЯХМӘТОВА, 33нче мәктәп директоры: – Әлеге системаны үзебездә сынап карау теләге берничә сәбәптән туды. Беренчедән, мәктәбебездә аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә. Моннан тыш, кайбер сыйныфларда түләүле рәвештә укучылар инглиз һәм француз телләрен тагын да югарырак дәрәҗәдә үзләштерә. Аңлашыла ки, балаларның дәресләр саны шактый күп килеп чыга. Алар җилкәсенә шактый зур йөк ята. Шуңа да без укучыларыбызның сәламәтлеген сакларга ярдәм итә торган төрле мөмкинлекләрне һәм технологияләрне өйрәнәбез. Триместрлап укыту системасы исә укучыларны 5 атна саен ял иттерү, аларга көч туплау мөмкинлеге бирә. Икенчедән, техник яктан да уңайлыклары бар. Дүрт чирек булганда, уку елы ахырында йомгак билге чыгаруы кыен. Әйтик, ике «5»ле, ике «4»ле булса, нишләргә? Уку елы дәвамында өч билге генә чыгарылса, мондый икеләнүләргә урын калмый.

Директор аңлатып үткәнчә, әлеге система буенча уку һәм каникул көннәре без күнеккән чирекләп укытудагы кебек үк күләмдә каралган. II-VIII һәм X сыйныфлар – 35; I, IX, XI сыйныфлар 34 атна белем ала. Каникуллар вакыты исә – 30 көн.  Бу тәртип уку планы белән билгеләнгән.  Уку елы да гадәти вакытта башлана һәм тәмамлана. Бердәнбер аерма – каникуллар вакытының билгеләнеше. – Чирекләп укытуда беренче чирек, әйтик, 9 атна дәвам итә,  аннары гына каникуллар, ә өченче чирек тагын да озынрак –  балаларга иркен сулыш алу мөмкинлеге 10 атнадан соң гына бирелә. Билгеле, балага моның кадәр вакытны ялсыз диярлек уку авырга туры килә.  Триместрлар системасы исә 5-6 атна саен баланы ял иттерүне күздә тота. Гади каникуллар уку елы дәвамында өчәү генә булса да, балаларга тернәкләндерү мөмкинлеге биргән өстәмә ял вакытлары билгеләнә. Әйтик, безнең мәктәп укучылары быел 10 октябрьдән башлап бер атна көч туплаган иде инде. Ноябрь ахырында инде аларның триместр каникуллары башланачак, чирек билгеләре чыгарылачак, – ди директор. Шул ук вакытта триместрлар арасында булган ял тернәкләндерү өчен генә түгел, үзләштерүдә авырлыклар туган фәннәрдән “койрыкларны җыю” өчен дә файдаланыла. Икенче төрле тернәкләндерү каникулларын эшлекле каникуллар дип тә атыйлар. Бу вакытта ниндидер фәннән артта калучылар укытучы белән өстәмә шөгыльләнә. Укуда өлгереше яхшы булганнар исә рәхәтләнеп ял итә. Шулай ук укучылар бу вакытта нинди дә булса тикшеренү, проект эшчәнлеген дә башкарырга мөмкин.

– Яңача уку һәм ял итү миңа бик ошый. Арырга да өлгермисең, инде каникуллар башлана. Ял итү өчен вакыт та күбрәк. Элек  без берничә ай буе ял итмичә укый идек. Бу эшлекле каникуллар вакытында мәктәпкә 2 көн математикага чакырганнар иде, калган вакытны өйдә уздырдым, – ди Эльвина Вострова. Мәрьям Идрисова 33нче мәктәпкә быел гына күчкән. Шуңа да аңа яңа мәктәп, яңа укытучылар, яңа сыйныфташларга гына түгел, яңа уку рәвешенә дә күнегергә туры килә. - Яңача уку һәм ял итү бераз сәеррәк. Әле бик үк аңлашылып бетми. Дус кызымның узган атнада каникуллары иде. Ә без бу вакытта укыдык. Каникулларыбыз 21 ноябрьдә генә башлана. Шуңа да күнегеп бетеп булмый әле, – ди ул.

Триместрлап укыту системасына күчү кисәк кенә, бер әзерлексез булмаган, билгеле. Мәктәп җитәкчелеге әлеге система буенча укытуны оештырган башка белем йортлары белән киңәшләшкән, туу ихтималы булган кыенлыкларны ачыкларга тырышкан. Шулай ук  Башкортстанда булып, андагы эш рәвешен өйрәнгәннәр. Ульяновск өлкәсеннән триместрлап укытуны кулланучы мәктәп вәкилләре үзләре бирегә килеп киткән. Шуннан соң әти-әниләрне әлеге система белән таныштырганнар. Алар арасында сораштырулар да уздырылган – 60 проценты яңалыкны сынап карарга ризалашкан. – Төп авырлыклар бер гаиләдәге балалар төрле мәктәпләрдә укыган очракта туарга мөмкин икәне ачыкланды. Ягъни балаларның каникуллары бер вакытка туры килми, ә бу – бик үк яхшы түгел. Әмма безнең очракта мондый гаиләләр алай күп түгел. 5-7 процент гаиләләрдә генә икенче балалары башка мәктәптә белем ала. Шуңа да безнең өчен бу глобаль проблема булмады. Аннары балалар өстәмә белем бирү учреждениеләренә, түгәрәкләргә йөрсә, каникуллар вакытына, гадәттә, ниндидер турнирлар, бәйгеләр уздыру планлаштырыла. Бу очракта безнең балалар уку вакытында китәргә мәҗбүр була. Әмма бу да – бик кечкенә төркем. Әти-әниләр гариза яза да, без аларны җибәрәбез. Башка кыенлыкларны күрмим, – ди Наилә Шәяхмәтова.

Триместрлап укыту системасына күчү белән балаларның белем дәрәҗәсе, сыйфаты артыр дип өметләнәләр, билгеле. Укучыларның көче дөрес сарыф ителсә, организмның мөмкинлекләре дә үсәргә тиеш кебек. Әмма триместрлап укытуга инде күптән күчкән Казан мәктәпләре тәҗрибәсе башлангыч бер-ике елда белем дәрәҗәсе тотрыклы сакланган, әз генә түбәнәю дә күзәтелгән хәтта. Әмма моны бары тик триместрларга күчеш гына бәйләп тә карау бик үк дөрес түгел бит. Балалар төрле, аларның акыл дәрәҗәсе дә, мөмкинлекләре дә бер үк төрле түгел. Әмма инде алга таба һичшиксез үсеш күзәтелә. Шуңа да 33 мәктәптә дә яңа уку рәвеше белем сыйфаты арттырыр дип ышаналар. Әмма Наилә Шәяхмәтова сүзләренчә, мәктәп болай да район күләмендә белем сыйфаты буенча – беренче урында, шулай ук  аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче мәктәпләр арасында гомуми уңышларны исәпкә алган шәһәр рейтингында да менә инде ике ел лидерлыкны бирми. Шуңа да триместрлап укыту системасына күчү, беренче чиратта, белем бирүнең сыйфатын тагын да үстерүгә түгел, ә балаларга уку өчен уңайлы шартлар тудыруны максат итеп куя, диләр мәктәптә.

Белешмә:

33нче мәктәптә  быелның 1 сентябренә: - 1122 бала укый - 90 педагог эшли (предмет укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, тренерлар) - барлыгы 143 хезмәткәр исәпләнә - мөгаллимнәрнең уртача яше – 35

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев