Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның 93нче рус гимназиясендә татар телен укытуны ата-аналарның 98 % кабул иткән

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Казанның рус милли-мәдәни берләшмә җитәкчесе һәм гимназия директоры Ирина Александровская хәбәр итте. Спикер үзенең рус гимназиясе җитәкчесе булуын, анда ата-аналарның 100 процентлап диярлек балаларының татар телен өйрәнүен ирекле рәвештә кабул итүен җиткерде. “Бу бездә уңышлы бара. Бездә  түгәрәк өстәлләр, очрашулар, фикер алышулар, аерым сөйләшүләр узды. Бәхеткә артык дулкынлану булмады. Барыннан да элек, бер-береңә ихтирам булырга тиеш дип саныйм. Шул вакытта теләсә нинди мәсьәләне конструктив юл белән чишеп була”, - диде Александровская.
Надежда Гордеева, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев