Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның 19 гимназиясе укучысы Гамил Нуруллин Рөстәм Миңнехановның ярдәмчесе вазифасын башкара

Казанның 19нчы гимназиясендә укучы Гамил Нуруллин бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән аның ярдәмчесе сыйфатында бер көн үткәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика башлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 19нчы гимназиянең X сыйныф укучысы Гамил Нуруллин республика лидерына шәһәр мохитен һәм татар телен үстерү тәкъдимнәре белән хат язган. Республика лидеры моңа җавап итеп аны бер көнгә үзенең ярдәмчесе итеп чакырган. Бүген Гамил Нуруллинның көне республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында ТР Президенты үткәргән аппарат киңәшмәсеннән башланды. Рөстәм Миңнеханов аны киңәшмәдә катнашучыларга тәкъдим итеп, бүген Гамил Нуруллинның үз ярдәмчесе булачагын әйтте. Киңәшмәдән соң ТР Президенты Гамил Нуруллин белән бергә «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексында төзелеш эшләре белән танышу өчен Түбән Камага юл тотты. Шуннан соң алар Әлмәттә капиталь ремонт үткәрелгән 3нче шәһәр хастаханәсе ачылышында һәм «Татнефть» акционерлык җәмгыяте директорлар советы утырышында катнашачак. Төштән соң Татарстан Президенты республика һәм федераль гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашу үткәрә. Әлеге чарада Гамил Нуруллин да катнаша.
Рөстәм Кильсинбаев, Татар информ
фото: president.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев