Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанны үрнәк итеп куялар!

2017 елда Россия Федерациясенең 16 шәһәрендә Казанның «Зарница» балалар фәнни-күңел ачу үзәге кебек инновацион технопарк федераль челтәре проекты тормышка ашырылачак. Бу хакта үзәк директоры, Татарстан Республикасы IV эшлекле хатын-кызлары форумы спикеры Елена Сафина сөйләде.

"Башта үзәк интерактив җиһазлар сату буенча имидж проекты буларак гамәлгә куелды. Бөтен җиһазлар да 5-14 яшьлек балаларга кызыклы, шуңа социаль юнәлеш тә өстәлде һәм ике як өчен дә уңышлы проект килеп чыкты", - дип искәртте Казан үзәге барлыкка килү турында Елена Сафина.

Бөтен җиһазлар да Казанда җитештерелгән, ә үзәк практик һәм техник белем алу комплексыннан гыйбарәт. Анда җиде подстанция - видеоуеннар, гамәли сәнгать, фән шәһәрчеге, кино һәм фотостудияле талантлар академиясе, авиайөрткеч һәм космик корабль бар.

Үзәк җитәкчесе Мәскәүдә Стратегик инициативалар форумында искәрткәнчә, агымдагы елның июлендә балалар инновацион технопаркы проекты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга тәкъдим ителгән.

"Хәзер шундый үзәкләрнең федераль челтәре өстендә эшлибез. Киләсе елда бөтен Россия буенча 16 шундый технопарк ачу планлаштырыла. Проект шәхси-дәүләт партнерлыгына нигезләнеп тормышка ашырылачак", - диде Елена Сафина.

Казанда проект коммерцияле, дәүләтнең роле идеяне хуплау һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы аша укучыларны җәлеп итүдән гыйбарәт дип белдерде ул.

"Безнең мәйданчык ачык дәресләр, фестивальләр һәм конкурслар, шулай ук укучыларны өйрәтү, уйлау дәрәҗәсен үстерү чаралары үткәрү өчен бик уңайлы. Керемнең 50 процентын мәктәпләр ярдәме белән алабыз, тагын 50се - ул үзләре килүчеләр", - дип сөйләде Елена Сафина.

Федераль үзәкләр челтәре проектында дәүләтнең роле - арендага бушлай мәйданчыклар бирү. Спикер билгеләп үткәнчә, мисал өчен, Мәскәүдә Хөкүмәт шундый үзәкләргә билетлар сатып ала һәм укучыларга бушлай өләшә.

Компания җиһазлары Сургутка һәм Владивостокка җибәрелгән, хәзер Мәскәүгә «Кидзания» балалар паркына җибәрү өчен әзерләнә.

Хәзер Иннополис белән бергә Казан паркы өчен сәнәгать роботехникасы мәйданчыгы проекты әзерләнә. Ул республика Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителгән инде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев