Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казаннан Ларнакага (Кипр утравы) чартер рейслар башкарыла башлаячак

5 октябрьдә «Россия» авиакомпаниясе Татарстан башкаласыннан Ларнакага (Кипр утравы) чартер рейслар башкара башлаячак, дип хәбәр итә «Казан» халыкара аэропорты матбугат хезмәте.

Казан – Ларнака ил авиакомпаниясе өчен яңа маршрут. Җәйге навигация сезоны тәмамланганчы комфортабельлы 189 урынлы Boeing 737 һава судносында биш рейс башкару планлаштырыла.

5 һәм 12 октябрь көннәрендә Казаннан самолет 15 сәгать 30 минутта очып китә һәм Ларнака аэропортына 19 сәгать 35 минутта төшеп утыра.

8, 15 һәм 22 октябрь көннәрендә Казаннан иртәнге сәгать 5 тә очып, Ларнакага 9 сәгать 05 минутта төшә.

Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Кипрдагы җәйге вакыт Мәскәү вакыты белән туры килә.

Расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев