Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанлыларны "Казан" гаилә үзәгенә "Бәхетле гаилә мәктәбе" тренингына чакыралар

Булачак ир белән хатын өчен дәресләрне психологлар уздыра. Бу турыда Казан мэриясенең рәсми сайтында хәбәр ителә. Тренинг барышында гаилә тормышына әзерлек алып барыла, бәхәс чыккан очраклар карала һ.б. Дәресләр атна саен сишәмбе көннәрендә 10.00 сәгатьтә уздырыла. Тренингтан соң белгечләр Гаилә үзәгендәге тантаналар залын күрсәтәләр һәм гаиләне теркәү барышына кагылышлы мәсьәләләр белән таныштыралар. Чарада һәркем дә бушлай катнаша ала, дип хәбәр итәләр шәһәрнең Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев