Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанлылар, 30 нчы мәктәпне саклап калуны сорап, Путинга мөрәҗәгать иткән

"Безнең балалар өчен яраткан мәктәпләрен саклап калыгызчы!" - казанлылар РФ Президенты Владимир Путин адресына шундый петиция белән мөрәҗәгать иткән. Алар Казанның Яңа Савин районында урнашкан 30 нчы мәктәпне саклап калуны сорыйлар. Шул хактагы петиция Сhange.org сайтында 650 чамасы имза җыйган. "ТР Казан шәһәре Яңа Савин районының "30 нчы номерлы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе - мәктәп кенә түгел - ул белемнән тыш, мәхәббәт, кайгырту, ярдәм һәм кешеләргә ышаныч тәрбияли торган икенче йорт. Шуңа күрә бу мәктәпнең укучылары - алар изге күңелле, кайгыртучан, ышанычлы булачак өлкәннәр. Хәзерге вакытта проблема шунда ки, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты балансында булган безнең мәктәп бинасы өстәп салынган өченче катны законлаштыру процессын ясалма рәвештә суза. Нәтиҗәдә, безнең мәктәп белем бирү процессын алып бару өчен лицензия ала алмый. Бу бина безгә ун ел элек начар хәлдә бирелде, ул ата-аналар һәм иганәчеләр акчасына торгызылды. Хәзер төзекләдерелгән бинага кемнеңдер күзе төшкән, ахры", - диелгән петициядә. Мөрәҗәгать авторлары Россия Преиденты Владимир Путиннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан һәм РФ Бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астаховтан балалар өчен мәктәпне саклап калуны сорыйлар. Казанның Яңа Савин районының 30 нчы номерлы муниципаль мәктәбе, белем бирү эшчәнлеген алып баруга лицензиясе булмау сәбәпле, ябылырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев