Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанга татарның "каймагы" җыела

Милләтебезнең тарту көче нинди берәмлек белән үлчәнә икән? Һәр­хәлдә, якын арада моны Казанда күз белән күреп, колак белән ишетеп, кү­ңел белән тоеп булачак: 2 – 5 август көннә­рен­дә башкалабызда Бөтен­дөнья татар кон­грес­сы­ның VI корылтае эшләячәк. Бу көннәрдә Ирек мәй­данындагы БТК башкарма комитеты бинасы умарта оясын хәтерләтә – гөж килеп тора. Корылтай башланырга берничә көн генә калса да, кайлардан гына мөрәҗәгать итмиләр. Күз алдымда гына Петербургта яшәүче бер агаебыз, шылтыратып, үзенең бик мөһим шәхес икәнлеген, аңардан башка уза калса, ко­рылтайның бик үк тулы кан­лы булмаячагын аңла­тырга тырышты, башкалабыздагы бер түрә ханым исә, ничек инде чакырылган шәрәфле кунаклар исемлегенә мин эләкми калганмын, дип конгресстагыларны аптыратты. Мөгаен, алар хаклыдыр да. Әмма нихәтле генә тырыш­саң да, Муса Җәлил исемен­дәге опера һәм балет теат­рына меңнән артык кешене сыйдырып булмый (журналистлар, узган корылтайдагы кебек, 3 август көнне булачак пленар утырыш барышын күршедән, Ратушадагы телевизор экраныннан гына күзәтәчәк икән). Дөрес, Биби дә бара, Сәрби дә бара, ниш­ләп әле мин генә театрга бармыйча калыйм, дип исәпләү­челәр дә бардыр бу зур җы­енга эләгергә тырышучылар арасында. Ничек кенә булмасын, татарның каймагын җы­яр­га тырыштык, дип белдерде БТК әһелләре берничә көн элек әлеге уңайдан үткә­релгән матбугат җыелы­шын­да.   Корылтайга атаклы га­лим­нәребездән Рәшит Сүнә­ев, Роберт Нигъмәтуллин, На­дир Дәүләт, Гөнүл Пултар, Окан Даһер килергә җы­ена. Ә менә Америкада гомер итүче мәшһүр тарихчыбыз Юлай Шамилуглы чакырудан баш тарткан булып чыкты. Сәбәбе җитди диде­ләр. Бу көн­нәрдә Юлай әфән­де гаи­ләсе белән Астанага күчеп йөри икән. Астанадагы Нурсолтан Назарбаев исе­мен­дәге университетта бер­ничә ел сабак бирергә ча­кыр­­ган­нар аны. Кызганыч, безнең федераль университет казакълар кебек эш шарт­лары тудыра, зур хез­мәт хакы түли алмый, дип бәян итте бу хәлне галимнең Казандагы дуслары. Сүзебезне галим­нәрдән башлавыбыз тиктомалдан гына түгел.– Татар галимнәре – бик зур гыйльми көч. Алар – бө­тен барлыгыбызның умырт­ка сөяге. Әгәр галимнәр чит­ләшә икән, җәмгыятьнең кая барганлыгын фикерләү­че­ләр калмаячак. Зур-зур гыйлем әһелләребез татар га­лимнәрен аерым җыюны, туп­лауны яклап чыкты. Без татар галимнәренең беренче генә түгел, икенче җы­е­нын да оештырып бирдек. Әмма Татарстан Фәннәр академиясе бу башлангычны күтәреп алып китә, дәвам итә алмады, – дип белдерде бу уңайдан күптән түгел генә БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.   Чынлап та, БТК әһел­ләре галим­нәр белән һәр көнне эшләп утыра алмый. Көндәлек эш­чәнлекне һөнәри оешма-учреж­де­ние­ләр башкарырга тиеш. Әнә БТК башкарма комитеты "Тү­гәрәк уен" фестивален оештырып күрсәтте бит. Хәзер әлеге фестивальне оештыру белән тәмен белеп, татар тө­бәкләрендәге һәвәскәр­ләр­не җәлеп итеп, ТР Традицион мәдәниятне үстерү үзәге шө­гыльлә­нә. Корылтайның дәрәҗә­сен, мәртәбәсен гадәттә туры сүзле, тирән фикерле галим­нәр, җәмәгать эшлеклеләре билгели. Башкалабызга мил­ләтебезнең гыйльми җегә­рен, акыл казанын гәүдә­лән­дерүче шәхесләр күп җыел­ганмы – берничә көннән кү­рербез. Ни кызганыч, Зәки Зәйнуллин, Кәрим Яушев кебек милләтпәрвәрләребез де­легатлар исемлегендә дә, чакырылган затлар исем­легендә дә шәйләнми. Шул ук вакытта Башкортстан делегатлары исемлегендә журналист, шагыйрә, җырчы һәм, гомумән, киң кырлы талант иясе Флюра Низамова булуы сөендерде. Корылтай мөнбә­реннән сүз биргән сурәттә төпле фикерен җиткерми калмас иде каләмдәшебез. Билгеле, Башкортстаннан чыгыш ясаучы галимнәр дә аз булмас (Татарстаннан кала иң ишле делегация шуннан). Чөнки татар язмышы нигездә шушы ике республикада хәл ителә.   Ни кызганыч, Башкорт­стан хакимиятләре әле һаман татар теленә дәү­ләт теле статусы бирергә ашык­мый. Мон­дый хәлне кайбе­рәү­ләр хакимиятләр белән уртак тел таба алырлык татар милли әй­дәмәне-лидеры бар­лыкка килмәү белән аңла­та. Әмма Башкортстанда вәз­гыять күп­кә катлаулырак, че­терек­ле­рәк. Шул ук вакытта без Мордовия Республикасы, Пенза өлкәсе кебек төбәк­ләрдә яшәү­че кардәшләребезнең ихтыяҗ-дәгъваларына да күз йома алмыйбыз. Шөкер, соң­гы арада әлеге төбәкләрдә милләттәшләребезгә мөнә­сә­бәт уңай якка үзгәрә башлады. Быел Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында бө­тен­россия татар авыллары Сабан туе уздырылуы, Мордовия хакимиятләренең Озерка-Аккүл авылындагы мөслимә укытучыларны яулык ябу мәсьәләсендә аптыратудан туктаулары – шуның күркәм мисалы.   Бу җәһәттә БТК башкарма комитеты да җирле хаки­ми­ятләргә саллы сүзен җиткер­де. Узган V корылтайда Казакъстаннан килгән делегат, профессор Гриф Хәй­рул­лин, Татарстаннан яр­дәм көтеп кенә ятмыйк, ки­ресенчә, Татарстанга ярдәм фонды оештырыйк, дигән фикер җит­кер­гән иде. Кызганыч, мил­ләтебез әлегә мондый дәрә­җәгә күтәре­леп җитә алмады.   – Моның өчен җирдә нык басып торырга кирәк. Һәр җирдә, һәр төбәктә эре бизнестагы кешеләр булуы зарур. Кече эшмәкәрлек, ни кыз­ганыч, бик күп эшләргә нигез булып тора алмый. Әле бездә зур мая туплаган шә­хесләр, ак байлар аз. Авыл эшкуарлары, эре бизнес вә­килләре җыеннарын җыеп, ак байлар тәрбия­ләүгә ке­реш­тек. Хәзер алар мил­лә­тебезнең бүгенге хә­лен, республикабыз мөм­кин­лек­ләрен чамалый башлады. Ин­де хәзер безнең ярдәм нәрсәдән гыйбарәт булырга тиеш соң дигән фикер алар­ның башларына килми калмас, – дип өмет­ләнә бу уңай­дан Ринат Закиров. Тарихчы галимебез Дамир Исхаков исә, Россия законнары моңа мөмкинлек бирә дип, бу җәһәттән зур байларыбызга Казанда милли университет ачарга тәкъ­дим итә. Әнә яһүд байлары, татарлар кебек ишле булмаса да, бүген иле­бездә ике хосусый  милли университет тота.   – Иң мөһиме: хәзер без­гә нәтиҗә ясарга, әйтик, алдарак уздырылган корыл­тай­ларның карарларын алып, нәрсә эшлән­гәнлеген, ирешә алмаганнарның без­гә бәйле һәм бәйле булмаган сәбәп­ләрен барларга, ачыкларга кирәк, – дип бел­дергән иде ТР Дәүләт Со­ветының мә­дәният, мәга­риф, фән һәм милли мәсьә­ләләр комитеты рәисе, шагыйрь Разил Вә­лиев биш ел элек уздырылган бишенче корылтайдан соң, тәэсир­ләре турында сораштыргач. Бу теләк-тәкъ­дим бүген дә бик урынлы. Сүз ахырында мөн­бәр­дән чыгыш ясаячак делегатлар колагына шуны да җит­ке­рәсем килә: зинһар, хисап тоту белән шөгыль­лән­мә­сәгез иде. Югыйсә вакытыгыз бетте бит дип бүл­дер­гәч, фикер-тәкъдим­нә­рем нотыгымның ахырында иде бит, дип кай­берәүләр дәгъ­ва белдерә, үпкәли башлый. Казанда зур татар дөньясы җыелган көн­нәр бу. Чыгы­шыгызның һәр минуты кадерле. Сездән соң да зирәк фикерләрен залга җитке­рергә ымсынып торганнар бар. Мөхтәрәм делегатлар, чыгышыгызның һәр минуты милләтебезнең тарту көчен арттыруга хез­мәт итсә иде.  
Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев