Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанга татар халкы тарихын өйрәнгән галимнәр җыела

Татарстан фәннәр академиясендә 16-17 ноябрь көннәрендә 10.00 сәгатьтә “Глобализация шартларында татар халкының этно-дини тәңгәллеге” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан фәннәр академиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан фәннәр академиясе, Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәге оештырган фәнни-гамәли халыкара конференциядә глобализация шартларында татар халкының этно-дини тәңгәллеге хакында фикер алышачаклар. Конференциядә берничә секция һәм түгәрәк өстәл эшләячәк.
Конференциянең пленар утырышында Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты, академик Дания Заһидуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Татарстан мөфтиенең урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, шулай ук Екатеринбург, Омск, Бишкәк, Минск шәһәрләреннән килгән галимнәр төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның дини яктан яшәеше, глобализация шартларында татар теленең торышы турында чыгыш ясарга җыена.
“Татар-информ”
Автор: Мөршидә Кыямова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев