Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанга Саксония Премьер-министры килде

Саксония (ФРГ) Премьер-министры Станислав Тиллих Татарстанга өч көнлек эш сәфәре белән килде. Аны “Казан” халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Бүген, 29 ноябрьдә, Станислав Тиллих «Татарстан – Саксония» икътисадый форумында катнашачак. Ул «Корстон»да уза. Аннары Казан Кремлендә Саксония (ФРГ) Премьер-министры белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның рәсми очрашуы көтелә. Көннең икенче яртысында Германия кунагын Казан дәүләт Энергетика Университетында көтәләр, биредә Татарстан – Саксония инжиниринг үзәге ачыла. Станислав Тиллихның эш сәфәре программасында - «КАПО-Композит», «ЕЛАЗ», «КАМАЗ» кебек предприятиеләр белән танышу, «Алабуга» махсус иктисадый зонасында булу каралган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев