Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды узачак

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты төбәк тарихчыларын барлау эшенә алынды. 24-25 мартта башкалабызга Россия киңлекләрендә яшәүче төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыела. Илебезнең  33 төбәгеннән 250 делегат киләчәк, дип белдерде бүген Бөтендөнья татар конгессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгерссы Башкарма комитеты бинасында узган матбугат очрашуында.   I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съездына  Иркутск, Красноярск, Новосибирск, Омск, Әстерхан өлкәләре һәм Казакъстан Республикасыннан, шулай ук, иң зур делегация Башкортстаннан (30 вәкил) һәм Татарстан районнарыннан булачак. “Программа нигезендә, «Казан» милли-мәдәни үзәгендә татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең иҗат җимешләре – китаплары белән таныштырачакбыз. Бүгенге көндә саллы һәм көчле база, ягъни биредә 900 дән артык китап бар. Моңарчы без бу юнәлештә профессиональ шөгыйльләнүчеләрне барлаган булсак, хәзер үзләренең төбәкләрен, татар авылларын өйрәнүчеләрне барлыйбыз, берләштерәбез», - диде Дамир Шакиров. Тарих өйрәнүчеләр cъезды программасы бай һәм киң юнәлештә төзелгән. Биредә Татарстан фәннәр  академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре катнашында түгәрәк өстәл дә оештырылачак.     «Дөнья тарихында Алтын Урда» («Золотая Орда в мировой истории») китабын тәкъдим итү кичәсе дә булыр дип көтелә. Данис Шакиров белдергәнчә, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән хезмәтләр белән танышу, институт галимнәре белән очрашу чаралары да Россия киңлекләреннән килгән һәвәскәр тарихчыларыбыз өчен файдалы булачак. «Төбәкчеләрне бергә җыю, җиңел эш түгел, - дип саный тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков. - Съезд оештырганчы безгә берничә форум уздырырга туры килде. 2014 елда Башкорстанда, 2015 һәм 2016 елларда Казанда, 2016 елның көзендә Уфада төбәк тарихын өйрәнүчеләрне туплаган идек. Әлеге җыеннар вакытында төбәк тарихчыларының эшләү программасы тикшерелгән иде. Нигезләмә һәм устав проект буларак бар. Россия төбәкләрендә аерым фәнни конференцияләр оештырылып тора. Шуңа күрә тарихчыларыбыз очрашып, күрешеп тора, дияргә мөмкин. Шушы шәхесләр Россия төбәкләрендә дә аерым-аерым җыелып оештылар.  Менә шуларны хәзер Казанда очраштырып бердәм оешма төзергә уйлыйбыз, ягъни Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче җәмгыять булачак». 25 март көнне I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтаенда “Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” оештырылачак. Галим белдергәнчә, аның Идарәсе һәм эш документлары сайланачак. Максаты: Җирле тарихны һәм татар халкының мәдәниятен өйрәнү, мәдәни-лингвистик (этнологик, фольклор, тел) материалларын анализлау.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев