Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанга мөселман дөньясы белән якыннанрак танышу өчен Индонезия вәкилләре килде

Индонезиянең Мәскәүдәге илчелегенең мәдәният һәм мәгълүмат буенча киңәшчесе Нананг Фадиллаһ һәм Джакарта шәһәрендәге “Антара” мәгълүмат агентлыгы журналисты Мөхәммәд Антони Казанга сәфәр кылган. Кичә алар хис-кичерешләре турында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе белән уртаклашты. “Әле кичә генә килгән идек, бүген, кызганычка каршы, инде кире Индонезиягә очабыз. Вакыт кысан булды шул, үзебез дә гаепле, шундый кыска вакыт эчендә бик күп әйберне күрергә уйладык. Казанга кадәр, башта Мәскәүдә булдык”, – дип белдерде Нананг Фадиллаһ. Аның сүзләренә караганда, мөселман дөньясы белән якыннанрак танышу өчен, Индонезия вәкилләрен Мәскәүгә һәм Казанга Индонезиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди җибәргән. “Илче үзе дә Татарстанда булганда үзен өйдә кебек хис итүе турында әйтә, шуңа күрә безгә дә барып кайтырга кушты. Ул безгә биредә мөселман дөньясы, мөселманнар һәм башка конфессияләр арасындагы толерантлык турында берәр материал язарга йөкләмә бирде. Индонезиядә дә, монда да мөселманнар күпчелек булгач, Татарстанны Россия Федерациясендә мөселман җәмәгатьчелегенең үзәге кебек хис итәбез. Мин Татарстан белән Индонезия арасында ниндидер охшашлык та сизәм. Татарстан, Казан якын безгә”, – ди Мөхәммәд Антони. Казан кунаклары Кол Шәриф, Мәрҗани мәчетендә булган, Индонезиянең Казан федераль университетында һәм Казан илкүләм тикшеренү-техник университетында белем алучы 4 студенты белән очрашкан. Бергәләп Казан Кремле буенча экскурсия дә үткәргәннәр. “Мәрҗани мәчетендә булдык, анда мәчет имамы Рамил хәзрәт белән очрашып, бер-ике сүз алышырга да, бергәләп өйлә намазын да укырга өлгердек. Диния нәзарәтенә дә кердек, тик Казанда булмаганлыктан, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очраша алмадык. Шунысын аңладык: монда диннәр арасында үзара теләктәшлек үрнәк “картина”га тиң. Кол Шәриф белән янәшә чиркәү дә бар, шул рәвешле, Индонезиядәге кебек үк толерантлык барлыкка килә”, – ди Мөхәммәд Антони. Әңгәмәдәшләр Болгарга да бик барасы килүләрен, тик вакыт тар булганлыктан, бу юлы бара алмаулары турында әйтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев