Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанга милли автономия җитәкчеләре, милләтара мәсьәләләр белән шөгыльләнүче лидерлар килә

15-17 майда Казанда "Россия төбәкләрендә этникара мөнәсәбәтләр гармониясендә милли-мәдәни автономияләрнең роле һәм урыны" дигән темага төбәкара конференция узачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Россия Думасы депутаты, Россия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советы әгъзасы, Татар федераль милли-мәдәни мөхтәрияте Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте. "Конференциядә Россиянең 42 төбәгеннән катнашырга теләк белдерделәр, - ди Илдар Гыйльметдинов. - Милли автономия җитәкчеләре, милләтара мәсьәләләр белән шөгыльләнүче лидерлар киләчәк. Алар Казанда тәҗрибә уртаклашачак, бездә системалы рәвештә алып барыла торган милли сәясәт эшчәнлеге белән танышачаклар. Конференция кысаларында эшче төркем утырышы оештыру да планлаштырыла. Россиядә күпмилләтле берләшмәләрнең рухи-әхлакый ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә милли-мәдәни автономия институтының әһәмияте, этник ватаннан читтә - милли-мәдәни автономия институты шартларында милләтне саклау мәсьәләләре дә каралачак". Россиядә милли сәясәт эшчәнлегенең нәтиҗәлеген арттыру максатыннан оештырылган "Россия төбәкләрендә этникара мөнәсәбәтләр гармониясендә милли-мәдәни автономияләрнең роле һәм урыны" төбәкара конференциядә Россия Думасы депутатлары, Россия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советы, Татарстан Дәүләт Советы әгъзалары, Россия төбәкләре һәм Татарстан хакимият органнары җитәкчеләре, Дуслык йорты, Россия халыкларының федераль милли-мәдәни автономия җитәкчеләре һәм активы катнашачак. Конференциянең пленар утырышы 16 майда 14:00 сәгатьтә  Татарстан халыкларының Дуслык йортында узачак. Төбәкара конференцияне "Татар федераль милли-мәдәни автономиясе" иҗтимагый оешмасы оештыра.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев