Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанга бөтен Россиядән татар авыллары тарихларын өйрәнүчеләр җыела

Көннең икенче яртысында алар Россия Федерациясендәге татар авыллары тарихына багышланган китаплар күргәзмәсе белән танышачак. Аннан соң ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре катнашында “түгәрәк өстәл” уздырылачак. Кичке якта делегатларга “Дөнья тарихында Алтын Урда” басмасын презентацияләү планлаштырыла. Иртәгә, ягъни 25 март көнне сәгать 9.00 да “Казан” милли-мәдәни үзәгендә I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтаенда “Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” оештырылачак. Галимнәр белдергәнчә, аның Идарәсе һәм эш документлары сайланачак. Съезд алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә "Әлеге җәмгыятьне оештыруның максаты - җирле тарихны һәм татар халкының мәдәниятен өйрәнү, мәдәни-лингвистик (этнологик, фольклор, тел) материалларын анализлау", дип билгеләп үтелде. I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтаенда  Иркутск, Красноярск, Новосибирск, Омск, Әстерхан өлкәләре һәм Казахстан Республикасыннан, шулай ук иң зур делегация Башкортостаннан (30 вәкил) һәм Татарстан районнарыннан килә, дип хәбәр ителгән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев