Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанга Австралиядәге татар диаспорасы вәкилләре килә

28 июльдә 8 сәгать 30 минутта Казан Елга портында “Болгарга сәяхәт” XIII республикара мәдәни-агарту программасында катнашучылар очрашуы ниятләнә. Очрашуга чакырылган кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бар. Бу хакта Татарстан Халыклары дуслыгы йортыннан хәбәр иттеләр. Чираттагы программа Австралиядәге татар диаспорасына нигез салучыларның берсе, Австралия татарлары арасында милли мәдәниятне саклау һәм үстерүгә саллы хезмәт керткән танылган җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Садрига багышлана. Татарстанда кунакларга Кырлайга экскурсия оештырылачак, Татарстан Халыклары дуслыгы йортында концерт программасы әзерләнә. Кичен “Борис Полевой” теплоходында Татарстанның иҗади зыялылары белән очрашу көтелә.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев