Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казандагы татар атамалары Россия шәһәрләреннән килгән туристларда кызыксыну уята

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов шул фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдерде. “Туристлар белән аралашканда “татар телендәге атамаларга ничек карыйсыз” дип сорашканым бар. Мин мондый сорауны еш бирәм. “Бик кызык, оригиналь, үзеңне башка илгә эләккән кебек хис итәсең” дип җавап бирәләр. Казанга килгән туристларның үзенең шәһәренә хас булмаган әйберне күрәсе килә. Әгәр дә Казан Россиянең башка шәһәрләреннән аерылып торса, билгеле, бу туристка кызык була. Татар теле дә шул яктан үзенчәлек булып тора, татар атамалары туристларны җәлеп итү ролен уйный. Төркиядә икенче мохит күргән кебек, монда да туристлар башка төрле мохит күрә алыр иде. Кешегә татар телендәге атамалар кызык, өстәвенә алар рус кешесе укый алырлык кирилицада язылган бит”, - дип белдерде Айрат Фәйзрахманов. Әңгәмәдәш элмә такталарда, баннерларда, игъланнарда мәгълүматның башта рус, аннары аста татар телендә бирелүен билгеләп узды. “Законда телләрне тигез дәрәҗәдә куллану турында язылган бит. Ә бу телләрнең тигезлеге буенча үзенә күрә бер символ булып тора. Һәрвакыт башта русча язылган була, ә кеше беренче чиратта өстәге юлларга игътибар итә бит, - дип Айрат Фәйзрахманов башта татарча, аннары русча язылган элмә такталар да булырга тиешлеген әйтте. – Әгәр татар телен белмәгән кеше татар телендә язылган сүзләрне күрсә, татар телен өйрәнүгә этәргеч булыр иде. Япониядә татар телен өйрәнгән Юто Хисияма да Татарстанда атамалар, игъланнар татар телендә булса, кеше колагына бераз булса да татар теле керер иде дип саный. Чит илдән килгән кеше өчен читтән ныграк күзгә ташлана”. “Без нәрсә өчен Казанда татар теле өчен көрәшәбез. Эш бит мәгълүмат алуда гына түгел, без, әлбәттә, рус телен дә бик яхшы аңлыйбыз. Әгәр ике сүз рус телендә булып, ике сүз татар телендә булса, бу безнең өчен ниндидер символик мәгънәгә ия. Телебезгә хөрмәт, ихтирам булырга тиеш”, - дип белдерде Айрат Фәйзрахманов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев