Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казандагы Халыкара мөселман киносы фестивалендә 60 фильм бәяләнәчәк

Казандагы Халыкара мөселман киносы фестивалендә 60 фильм бәяләнәчәк Казандагы XIII Халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасы билгеләнде. Ул 5-11 сентябрьдә узачак. Бәйге исемлегенә 27 илдән 60 фильм (алты номинациядә 10 картина) кергән. Барлык конкурс фильмнары, кинофестиваль тематикасына туры килеп, "Мәдәниятләр аралашуы аша мәдәни аралашуга" девизын чагылдыра. Бу хакта Мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә. Сайлап алу комиссиясен Сергей Лаврентьев (Мәскәү) җитәкли. Шулай ук аның составында Иван Форгач (Венгрия), Сергей Анашкин (Мәскәү) һәм Адилә Хәйбуллинна (Казан) кино белгечләре эшләгән. Бәйгенең төп унлыгына "тулы метражлы уен" фильмы” номинациясендә беренче тапкыр моңарчы аз гариза биргән яки бөтенләй катнашмаган төбәкләр һәм илләр кергән. Мәсәлән, Көньяк Азиядән - Бангладеш һәм Һиндстан, Африкадан - Нигер, Мисыр. Гадәттәгечә, Иран, Төркия, Берләшкән дәүләтләр берлеге илләре (Казахстан, Таҗикстан) бар. Ә менә "Бүре һәм бәрән" фильмын Дания, Швеция, Франция һәм Әфганстан кинематографистларе бергә төшергән. Бердәнбер Россия фильмын – "Софичка"ны – яшь режиссер, Александр Сокуров укучысы Кира Коваленко төшергән, ул Фазыл Искәндәр әсәрләрен экранлаштырудан гыйбарәт. Татарстан режиссерлары фильмнары "Кыска метражлы уен фильмы ("Представь" - Илшат Рәхимбай), "Документаль кыска метражлы фильм" ("Велохадж. Гадәти булмаган сәяхәт" - Ренат Хәбибуллин) һәм " Яшь Россия " ("Кыскарту" - Байбулат Батуллин) конкурс номинацияләренә кергән. Татарстан Республикасында төшергән тагын ун төрле жанрлы фильм "Милли секция" дигән яңа конкурс номинациясендә тәкъдим ителеп, фестиваль бүләкләре өчен көрәшәчәк.

Татар-информ http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/13/144380/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев