Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казандагы EDU Russia форумында 150 халыкара эксперт чыгыш ясаячак

28 февральдән 1 мартка кадәр «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия мәгарифе» – EDU Russia II халыкара форумы узачак.

(«Татар-информ», Наталья Рыбакова). 28 февральдән 1 мартка кадәр «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия мәгарифе» – EDU Russia II халыкара форумы узачак. Анда Россия һәм чит илләрнең 150 әйдәп баручы эксперты чыгыш ясаячак. Бүген ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Форумда 50 секция утырышы узар, 150дән артык спикер чыгыш ясар дип көтелә. Чарада халыкара экспертлар, РФ мәгариф министры урынбасары Ирина Потехинаның катнашуы көтелә. Россия Мәгариф академиясенең яңа президенты Юрий Зинченко пленар дискуссиянең модераторы булачак», - дип хәбәр итте ул.

Форумда төбәк компонентына басым ясап, белем бирүдәге проблемалар хакында фикер алышачаклар. Белем бирү форумында 2,5 мең кеше катнашырга теләк белдергән инде. Алар пленар дискуссия яки секция утырышларында катнашачак. Очрашуда катнашучылар белем бирүнең барлык дәрәҗәләре һәм юнәлешләре хакында фикер алышачак.

Төбәк һәм муниципаль мәгариф идарәсе органнары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре, зур компанияләрнең HR-директорлары, архитекторлар, төзүчеләр, проект оешмалары вәкилләре (һ.б.) форумның максатчан аудиториясе булачак.

Форум кысаларында 13 юнәлеш («Белем бирүнең яңа парадигмалары» форсайт-сессиясе, белем бирү инфраструктурасы, мәгарифтә менеджмент һәм маркетинг, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү һ.б.) буенча 50дән артык чара узачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев