Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучылар тоткарланган

Татарстанда изоляцияләнү режимын саклауны тикшерү дәвам итә.

Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү буенча тоталь тикшерүләр бара.

Казанның Мәскәү урамында полиция хезмәткәрләре ике хокук бозучыны тоткарлаган. Шуларның берсендә документлары да, чыгу өчен белешмәсе дә булмаган. Тәртип сакчылары ир-атка административ хокук бозу турында беркетмә төзегән, аңа штраф түләргә туры киләчәк.

Икенче кеше полицейскийларны белешмәсе бар дип ышандырган, тик аны өендә онытканы ачыкланган. Хокук сакчылары егетне өенә кадәр озата, кирәкле документларны тикшерә.

«Үз-үзен изоляцияләү режимын беренче бозуда без еш кына җәза турында кисәтәбез һәм гражданга смс-кодны ничек алырга икәнен аңлатабыз. Кабат хокук бозу очрагында беркетмә төзибез», — дип сөйләде полиция хезмәткәрләре.

Тәртип сакчылары режим үтәлешен контрольдә тоту көчәячәк һәм урамнарны патрульләү дәвам итәчәк, дип ышандырды. Шулай ук республика халкын һәм кунакларын хәзерге вазгыятьтә аңлы булырга һәм тәртипне сакларга чакырдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев