Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге милли кулинария институтын булдырырга телиләр

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова хәбәр итте. Спикер, легендар кулинар Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел тулу уңаеннан Милли кулинария елы кысаларында, берничә чара уздырырга ниятләүләре турында әйтте. “Без Казан шәһәре һәм Татарстан отельерлары һәм рестораторлары ассоциациясе, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән, безнең университет базасында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге милли кулинария институтын оештырырга телибез. Мондый мәйданчыкның төп бурычы – белгечләрне әзерләү, яңадан укыту, җәмәгать туклануы өлкәсе хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү, яшь профессионаллар стажировкасы, мастер-класслар уздыру”, - диде ул. Асия Тимирясова әйтүенчә, мондый мәйданчыкны булдыру идеясе очраклы гына тумаган. “Без Россиянең башка төбәкләре, татар диаспоралары тарафыннан милли кухня идеяләрен популярлаштыруга кискен ихтыяҗ тойдык. Милли кулинария елы кысаларында бу проектны гамәлгә ашырырбыздип уйлыйм. Юныс Әхмәтҗанов үзе дә: “Пешекче ул – артист,  табиб, кеше сәламәтлеге аның осталыгыннан да тора”, - дип гел әйтә торган иде. Шуңа пешекче һөнәрен кимсетергә ярамый, бу зур осталык сорый торган һөнәр”, - дип белдерде ректор.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев