Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда язучы Илдар Низамовка багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырылачак

Бүген, 10 октябрьдә, Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган галим-педагог, журналист, язучы Илдар Низамовка 80 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.

   

Кичәдә күренекле язучылар, журналистлар, юбилярның якташлары белән беррәттән, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара конкурс лауреатлары – яшь җырчылар  Гөлсирин Абдуллина һәм Рәнис Габбазов катнаша. Кичәне Илдар Кыямов алып бара. Юбилей тантанасында Илдар Низамовның күптән түгел “Татарстан китап нәшрияты”нда дөнья күргән “Бөртектән – көшел” дигән китабы да тәкъдир ителәчәк, дип хәбәр иттеләр Татарстан язучылар берлегеннән.

Кичә 17:00 сәгатьтә башлана.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев