Казанда РФ Генераль прокуратурасы Академиясенең Казан юридик институты (филиалы) ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксман катнашты.

Вуз — академиянең төбәк бүлекчәләренең дүртенчесе. Моңа хәтле филиаллар Санкт-Петербургта, Иркутскида һәм Кырымда ачылган. Институтта 100 гә якын студент белем алачак. 12 педагог белем бирә, шуларның 9ы гыйльми дәрәҗәгә һәм исемнәргә ия. Яңа вуз ТР Президенты тәкъдиме белән барлыкка килә.

Заманча җиһазландырылган бина уку процессын югары дәрәҗәдә алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Читтән килүчеләр өчен 32 комфортабельле номер әзер һәм үз парковкасында 25 машина кую урыны да бар.

«Илгә югары квалификацияле белгечләр кирәк. Безнең законнар үзгәреп тора, камилләшә. Безнең бүгенге эшебез республикага да, безгә үз хезмәткәрләрен укырга җибәрәчәк Россия субъектларына да файдага булачак», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Чыганак: http://idel-tat.ru