Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда яңа парк ачылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Идел буе районында Таулар-Әмәт урман паркын ачуда катнашты. Бу яңартылган түгел, өр-яңа парк. Республика башкаласында соңгы берничә дистә елда яңа парк булдырылмаган иде әле. Тантана башланганчы республика лидеры проектта катнашкан активистлар белән очрашып сөйләшергә өлгерде. Парк исә җирле халык белән тыгыз хезмәттәшлектә төзелгән, аерым алганда, 3 меңнән артык кешенең теләге исәпкә алынган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев