Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Яңа ел хәйрия ярминкәсе узачак

18 декабрьдә Казанда Татарстан мәктәпләрендәге укучылар бизнес-компанияләренең Яңа ел хәйрия ярминкәсе узачак. Ярминкәне Татарстан Икътисад министрлыгы һәм “Ак Барс Созидание” хәйрия фонды ярдәме белән  “Яшьләр казанышы” Казан үзәге иҗтимагый оешмасы үткәрә, дип хәбәр итә әлеге иҗтимагый оешманың матбугат хезмәте. Ярминкә Казанның “Корстон” үзәгендә төштән соң узачак. Анда Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы һәм башка шәһәр һәм районнардан барлыгы 20 мәктәп бизнес-компанияләре катнашачак. Алар үзләре җитештергән товарларны сатудан һәм күрсәткән хезмәтләрдән кергән керемнең 30-100 процентын хәйрия эшенә юнәлтәчәк. Моңа кадәр үткәрелгән шундый ук ярминкәләрдә җыелган акчалардан укучы балалар “Ак Барс Созидание” фонды аша җиде гаиләгә ярдәм күрсәткән иде. Нигездә, алар авыру балаларга булыша. "Бу ярминкәләр эшмәкәрлек ул акча эшләү генә түгел, ә мәрхәмәтле гамәлләр кылырга мөмкинлек бирүенә төшендерү максатын да тота", - дип искәртә иҗтимагый оешманың башкарма директоры Ләлә Бикчәнтәева.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев