Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "XX гасыр башы татар көнкүренеше" лекторие узачак

Пәнҗешәмбе көнне, 20 апрельдә, 18.00 сәгатьтә КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында чираттагы «Хәлбуки» лекторие узачак. “Хәлбуки” лекториен оештыручылар хәбәр иткәнчә, бу очрашуда «XX гасыр башы татар көнкүренеше» темасы белән тарихчы, КФУ татар тарихы, археология һәм этнография кафедрасы ассистенты Илдар Шәфыйков чыгыш ясаячак. Үткән гасырның беренче чирегендә татарлар нинди тормыш рәвеше алып барган, халык милли йолаларны ничек үтәгән һәм динне ничек тоткан, бу чорда милләтәшләребезнең нинди тормыш алып барган ─ лекторийга килүчеләр әлеге һәм башка сорауларга җавап таба алачак. Лекция киң тамашачыга тәкъдим ителә. «Гыйлем» берләшмәсе чарага фән белән кызыксынучы барлык тыңлаучыларны чакыра.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев