Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә волонтерларны җәлеп итү һәм әзерләү үзәге ачылачак

11 мартта Татарстан башкаласында А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгендә 2017 елның 14 октябреннән 22 октябренә кадәр Сочида узачак XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә волонтерларны җәлеп итү һәм әзерләү үзәге ачыла. Бу турыда Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә. Үзәкнең төп бурычы булып, фестивальгә волонтерларны 14 юнәлештә сайлап алу һәм әзерләү (шәһәр волонтерлары, делегацияләрне озатып йөрүчеләр, Мәскәү парадында булачак волонтерлар, гаммәви матбугат чаралары эшен тәэмин итүчеләр һ.б. ) тора. Казанның волонтер үзәгенә ихтыяҗ зур, хәзер үк инде анда 1500ләп гариза бирелгән. Казанда волонтер үзәген ачу тананасында Волонтерлар ассоциациясе советы рәистәше А.П.Метелева һәм XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале дирекциясенең Волонтерлар белән эшләү идарәсе җитәкчесе А.А.Захматова катнашуы ниятләнә. Программа кысаларында республика яшьләре авторлыгындагы гимн яңгыраячак һәм волонтерлар үзәге эше тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале волонтерлары планетабызның барлык континентларына чакырулар җибәрәчәк. Россиядә XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале өченче тапкыр (алдагылары 1957 һәм 1985 елларда Мәскәүдә булды) узачак. Биредә 20 000ләп яшь кеше дөньяның 150 иленнән катнашачак. Татарстан Республикасы делегациясендә 180 волонтер һәм 200 катнашучы булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев