Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда WorldSkills-2017 Бөтенроссия сайлап алу ярышлары узачак

Казанда 23 марттан 28 мартка кадәр Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында WorldSkills-2017 Бөтенроссия сайлап алу ярышлары үтәчәк. Ярышларда Россия төбәкләреннән килгән җыелма командалар «Мәгълүмати кабель челтәрләре», «ИТ-бизнес өчен программалар», «Веб-эшләнмә», «CAD инженер дизайны», «Челтәр һәм системалы администрлаштыру» компетенцияләре буенча көч сынашачак. Алар Краснодар краенда май аенда үтәчәк «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia-2017) чемпионатының 5нче Илкүләм финалында катнашу хокукы өчен көрәшәчәк. Сайлап алу ярышларында Россиянең 62 төбәгеннән 133 катнашучы һәм 148 эксперт булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев