Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

1 октябрь көнне Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Казанда 10 мәйданчык эшләячәк. Совет районында ярминкә «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ (Аграрный ур., 2), һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә) узачак, монда Әлки муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукциясен алып килә.

Яңа Савин районында ярминкә «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) оештырыла, биредә Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнары вәкилләре катнаша.

Авиатөзелеш районында сатулар «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27) оештырыла, халыкка үз продукциясен Биектау муниципаль районы фермерлары алып килә.

Мәскәү районында ярминкә Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә (Восстание ур., 83) булачак, монда Балтач муниципаль районы җитештерүчеләренең продукциясе сатылачак.

Киров районында ярминкә ике мәйданчыкта оештырыла: «Җиләкле бистә» сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Кызыл Кокшай ур., 152/2) һәм Юдино бистәсендә (Юдино бистәсе, Ильич ур., 1), биредә сатылачак продукция Кама Тамагы муниципаль районыннан булачак.

Вахитов районында ярминкә шулай ук ике урында узачак: Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы парковка мәйданчыгында Алексеевск муниципаль районының авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукциясен сатачак, ә Кәрим Тинчурин исемендәге сквер каршында – Теләче муниципаль районы фермерлары булачак.

Идел буе районында ярминкә «Чулпан» мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 48а) оештырыла.

Моннан тыш, бу мәйданчыклардагы ярминкәләрдә, югарыда санап кителгән муниципаль районнардан кала, республика агросәнәгать комплексы ның эре оешмалары катнаша, болар: «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ, «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ, «Просто Молоко» идарәче компаниясе» ҖЧҖ «Татмелиорация» ААҖ, «Арча» ҖЧҖ, «АгроИнвест» идарәче компаниясе» ЯАҖ, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) предприятиеләре һәм башкалар.

Шул ук көнне ярминкәләр Чаллыда 3 мәйданчыкта оештырыла: Сарман трактында, Галиәсгар Камал исемендәге бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәм «Южный» агросәнәгать паркында. Үз продукциясен Актаныш, Сарман һәм Мөслим муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алып килә.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы ярминкәсе Яшел Үзән муниципаль районының Октябрьский бистәсендә “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев