Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда VIII "Һөнәр" Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале узачак

VIII «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале Казанда 19-25 ноябрь көннәрендә узачак. Фестиваль афишасында Россиянең алты шәһәреннән 16 спектакль кергән. Бу хакта Г.Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль, традиция буенча, яшь режиссерларга үзләренең иҗади хезмәтләрен тамашачыларга тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала. Тамашачылар игътибарына соңгы ике театраль сезонда куелган спектакльләр, премьералар тәкъдим ителә.

VIII «Һөнәр» фестиваленең географиясе Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск, Уфа, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрен колачлый. Афишага татар, рус, башкорт телләрендә 16 спектакль кертелгән.

Спектакльләр Казанның 6 театраль мәйданчыгында: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), Болак буе яшьләр театрларында, Лядской бакчасында, "Угол" иҗат лабораториясендә һәм Ленин исемендәге Мәдәният сараенда узачак.

Белешмә. «Һөнәр» фестивале 2009нчы елда Казанда Г.Камал театры инициативасы белән оештырылды һәм ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланды. Беренче фестивальдә алты яшь режиссер, нигездә, Фәрит Бикчәнтәев укучылары – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура бүлеген тәмамлаучылар катнашса, хәзер ел саен үз спектакльләрен, төрле театраль мәктәп вәкилләре булган, ким дигәндә 15 яшь режиссер тәкъдим итә. Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев