Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда VII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

2 ноябрь Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге тантанада бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган еллардагы җиңүчеләр, татар интернеты белән даими кызыксынучы татнетчылар катнашты.

Татарстан Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары ярдәме белән “Белем.ру” порталы тарафыннан оештырылучы бәйгегә быел Татарстанның унҗиде шәһәр һәм районыннан, шулай ук Самара өлкәсеннән барлыгы 81 гариза килгән. “Белем.ру” хуҗасы Раил Гатауллин сөйләгәнчә, тәкъдим ителгән сайтлардан 64се бәйгегә кабул ителгән. Алар 8 номинация буенча бәяләнгән.

“Үткән ел 77 гариза килгән иде, ул чакта 73 сайтны сайлап алдык, – дип сөйли Раил Гатауллин. – Бәйгенең географиясен киләчәктә киңәйтергә тырышачакбыз. Моңа кадәр Казан татнетчылары бик нык актив иде, быел Актаныш районы аларны да узып китте, алардан 12 интернет-проект жюри игътибарына тәкъдим ителде. Быелгы бәйгенең яңалыгы – tatar домены астында ясалган сайтлар аерым номинация бәяләнде. .tatar домены булдырылу – татар интернеты үсешенә дәүләт дәрәҗәсендә игътибар бирелүен аңлата. Бу доменны теркәүчеләр бар, әмма әле андый сайтлар тулы көченә эшләми. Безнең максат – аны мөмкин кадәр таныту, татнетчыларда татар доменына кызыксыну уяту”.

Ләкин әле яңа номинациягә tatar.ru доменын файдаланып эшләүче ике сайт кына тәкъдим ителгән. Киләчәктә аларның саны артыр дип өметләнәләр. Жюри исә бу ике сайт арасында да беренче һәм икенче урынны ачыклый алган. Һәм, әйтергә кирәк, әлеге “.tatar домены – җәүһәрләр чыганагы” номинациясендә беренче урынны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе яулады. Агентлыкның татар телле версиясе интернетта tatar-inform.tatar адресы буенча быел Татарстан Республикасы көне – 30 августтан эшләп килә.

Раил Гатауллин сүзләренчә, һәр елдагыча бәйгедә иң күп катнашучылар – “Укытучы – җәүһәр” номинациясендә: анда 25 педагог үзара көч сынашкан. “Без татар интернетын инде берничә ел дәвамында күзәтеп барабыз. Гомумән, хәзерге вакытта интернетта татар сайтларының яртысы укытучылар һәм укучылар ясаган интернет-проектлар. Бу мәгариф өлкәсендә уңай күренеш, ләкин башка өлкәләрдә дә татар телле интернет-проектларны үстерү турында уйларга кирәк, бәлки, шушындый бәйгеләр этәргеч булыр. “Белем.ру” проекты кысаларында, без укытучыларга яңа мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә ярдәм итәбез. Моның нәтиҗәлелеген хәзер аларның укучылары ясаган сайтлар артуыннан күренә. Укытучылар интернетта үз фикерләрен белдереп, блоглар алып бара башлады, “Белем.ру” сайтында быел унлап блог ачтык, киләсе елга аларга да нәтиҗә ясарга телибез”, – дип искәртә “Белем.ру” җитәкчесе. Шул ук вакытта  ул Татарстанның югары уку йортларында татар теленә игътибар аз булуга борчуын белдерә.

Быел иң аз катнашучылар – “Югары белем – фән җәүһәрләре” номинациясендә булган, шуңа күрә анда беренче урын билгеләнмәгән.

VII “Белем җәүһәрләре” Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә җиңүчеләр:

“Укытучы – җәүһәр” номинациясе (катнашучылар саны: 25) 1 урын: “Яраткан эшем” сайты (Лаеш районы) – аттестация барышында педагог-китапханәче белергә тиешле булган материаллар тупланган kitap.ucoz.ru 2 урын: “Айгөл сайты” (Әлмәт районы) – татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре белән тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булган aigyl.jimdo.com 3 урын: Татар теле укытучысы Фәрзиева Алсуның “И газиз туган телем” сайты (Балтач районы) – alsu-tatar.ru

“Укучы – җәүһәр” номинациясе (катнашучылар саны: 11) 1 урын: Тылсымлы объектив (Мөслим районы) – 2906082086.wixsite.com/mizgel 2 урын: Айгизә сайты (Актаныш районы) – aigizia.jimdo.com 3 урын: Айнур сайты (Актаныш районы) – sainur.jimdo.com Якты күл сайты (Нурлат районы) – svetloeozero.ru

“Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре” номинациясе (катнашучылар саны: 6) 1 урын: “Белем – бәхет ачкычы”. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Антонова Нәфисәнең шәхси сайты (Балтач районы) – anafisa.jimdo.com 2 урын: “Нәселем – горурлыгым”. Хәбибуллиннар гаиләсе сайты (Лениногорск районы) – habibullinnar.jimdo.com 3 урын: “Бәхетле балачак”. Башлангыч сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар өчен кызыклы мәгълүматлар (Лениногорск районы) – kbalachak.jimdo.com

“Урта белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы” номинациясе (катнашучылар саны: 10) 1 урын: “Илһам” газетасы, Чаллы шәһәренең Г.Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның "Электрон матбугат" түгәрәге газетасы – ilhamgazite.ru 2 урын: “Китапханәм”. Лаеш районы гомуми урта мәктәпнең китапханә сайты – kkg.ucoz.ru 3 урын: “Классташлар”. Нурлат районы Яңа Иглай урта мәктәбе блогы – iglaikino.ru

“Югары уку йорты – җәүһәрләр чыганагы” номинациясе (катнашучылар саны: 1) 2 урын: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты сайты – profkom-kguki.ucoz.com

“Тематик ресурс – иҗади җәүһәр” номинациясе (катнашучылар саны: 5) 1 урын: “Идел” журналы сайты (Казан шәһәре) – idel-tat.ru 2 урын: “Самара татарлары” медиа-порталы – samtatnews.ru 3 урын: “Калеб” яңа буын җыены сайты (Казан шәһәре) –  kaleb.tatar

“Tatar домены – җәүһәрләр чыганагы” номинациясе (катнашучылар саны: 2) 1 урын: “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы (Казан шәһәре) – tatar-inform.tatar 2 урын: “Гыйлем – татарча фән-фәһем” (Казан шәһәре) – giylem.tatar

“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе (катнашучылар саны: 4) 1 урын: “Нигез ташым” (Лаеш районы) – nigezem.ucoz.ru 2 урын: “Өмет йолдызы” (Кукмара районы) – joldyz.clan.su 3 урын: Язучы-прозаик Фоат Садриев сайты (Мөслим районы) – f-sadriev.hostenko.com

“Җәүһәрләрләрнең җәүһәре” (3 елдан артык “Белем җәүһәре” данын саклаган шәхси интернет-проектлар) Dilus сайты. Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика-информатика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты – dilus-19.web-box.ru Саба районы Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы сайты – marsila.org.ru

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев