Казанда вакыф мәсьәләләренә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция үтәчәк

5-6 октябрь Казанда вакыф мәсьәләләренә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Шул уңайдан “Татарстан Республикасы вакыф” фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин Россия кысаларында вакыф эшчәнлеген алып баруның үзенчәлекләре хакында сөйләде.

Вакыф – ислам банкингының нигез ташы

Рөстәм Хәбибуллин ислам финанс системасы үсешендә вакыфның әһәмияте зур булуын билгеләп үтте. “Вакыф – ул мөселман өммәтенең милке, анда мәчет-мәдрәсәләр, сәүдә йортлары керә. Әлеге сәүдә йортларының бөтен кереме мөселман мөлкәтен тәэмин итүгә тотыла, ягъни шул ук мәчетләргә-мәдрәсәләргә, төрле хәйрия программаларына бара. Моннан тыш ислам финансларын, ислам банкын үстерү өчен дә вакыф булу төп шарт. Вакыф – ислам банкингының нигез ташы дип тә әйтергә мөмкин. Шул ук керем китерә торган сәүдә йортлары хисабына ислам банкингы да эшли. Моның өчен үз чиратында ислам базарын үстерергә кирәк, – дип аңлатты ул. – Бизнесның социаль ягы булмаса, ул ислам бизнесы була алмый. Вакыфның социаль ягы һәрвакыт беренче урында тора. Әйтик, вакыф карамагындагы биналарны эшмәкәр мөселманнарга арендага бирүдән килгән бөтен керем мәчет-мәдрәсәләргә, төрле хәйрия эшләренә, зәкәт фондына тотыла.”

Гарәп илләре һәм Төркия революциягә кадәр татарлар кулланган вакыф системасына таянып эшли

Рөстәм Хәбибуллин Татарстанда вакыфның тарихы бай булуын әйтте. “Революциягә кадәр Казанда гына да бик күп биналар вакыфныкы булган. Безнең татар-мөселман эшмәкәрләре үзләренең керемнәрен социаль юнәлештә, шул ук мәчет-мәдрәсәләр төзү өчен кулланган. Ул чорда мәдрәсәләр мәктәпләргә караганда да күбрәк булган бит. Бер мәдрәсәне генә алсаң да, анда елга 500 ләп шәкерт чыккан. Аларның барысын да вакыфның керем китерә торган кибетләре, складлары тәэмин иткән.

Патша Россиясендә вакыфка кагылышлы аерым законнар булган. Әйтик, вакыф милкеннән дә, кеременнән дә салым алынмаган, чөнки алар барсы да хәйрия эшендә кулланылган. Казанда бик күп биналар, кибетләр, мәчетләр, мәдрәсәләр, алар каршындагы кибет-ашханәләре вакыф карамагында булган. Хәзерге гарәп илләре һәм Төркия революциягә кадәр татарлар кулланган вакыф системасына таянып әле дә эшләп килә. Революциядән соң, әлбәттә, безнең бу вакыфлар системасы өзелде, бөтен милек тә хөкүмәткә күчте. Һәм менә ун ел элек әлеге вакыф системасы янәдән оештырылды. Ул безнең Россия күләмендә беренче лигитим вакыф фонды буларак эшли башлады. Татарстан вакыф фонды тулысы белән диния нәзарәте карамагында, без коммерция оешмасы түгел.

Вакыф эшчәнлеген көйләүче махсус закон кирәк

Рөстәм Хәбибуллин сүзләренә караганда, Татарстан вакыф фондының дөньяви кануннар кысаларында эшләү тәҗрибәсе шактый. 5-6 октябрь көнне Казанда узачак конференциядә әлеге тәҗрибә белән уртаклашырга уйлыйлар. “Чарага Россия төбәкләре, гарәп илләре белән беррәттән Европадан да вәкилләр киләчәк. Әйтик, Швеция хөкүмәте үзләрендә вакыф системасын үстерү белән кызыксына. Без аларга үзебезнең закон кысаларында ничек эшләргә кирәклеген аңлатачакбыз.

Россия законнары белән вакыф эшчәнлеген алып бару мөмкин. Бездә хәйрия эшчәнлегенә караган махсус законнар бар. Әлбәттә, вакыф эшләрен көйли торган аерым законнар булса, күпкә әйбәтрәк булыр иде. Безгә җир, биналар буенча чиновникларга еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Аерым закон булмагач, аларга бу турыда җентекләп аңлатырга кирәк. Ул бит мөселманнарга гына кагылмый. Элек булган вакыф законы буенча биналар һәм җирләрне православиелылар, чиркәүләр дә тоткан. Алар да шул закон нигезендә эшләгәннәр. Бу мәсьәләдә барлык диннәр дә безгә теләктәшлек белдерә.

Шәригать кануннары буенча яшәүче гарәп илләрендә махсус вакыфлар министрлыгы эшли. Аларда бу юнәлеш дәүләт тарафыннан көйләнә. Татарстан вакыф фонды ислам дәүләтләре белән даими элемтәдә тора. Без бергәләп, Россия законына яраклаштырып, махсус стандартлар эшлибез,” – дип хәбәр итте ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: