Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда В.Ленин исемендәге Мәдәният йорты төзекләндереләчәк

Казанда урнашкан В.Ленин исемендәге Мәдәният йорты, аның музее кебек үк, тиешле дәрәҗәдә төзекләндереләчәк. Бу хакта бүген республика парламентының 23 нче утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Дәүләт Советы депутатлары бүгенге утырышта 2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына бюджет планын икенче укылышта кабул итте. Әлеге закон проекты буенча фикер алышу барышында КПРФ вәкиле Хафиз Миргалимов республиканың Буа районында мунча төзү, Казандагы В.Ленин исемендәге Мәдәният йортын һәм Питрәч районында Ленино-Кокушкино авылындагы музей-тыюлыкны төзекләндерү өчен акча бүлеп бирү тәкъдимен кире алуын билгеләп үтте. Сәбәбе — әлеге объектларның бюджет планына кертелүе.

“Без сезнең тәкъдимнәрнең барысын да исәпкә алдык. Аларның кайберләре бу ел бюджетына кертелә, без Ленино-Кокушкино буенча да эшләдек. Ленин исемендәге Мәдәният йорты буенча да фәрман бирелде. Казандагы Ленин исемендәге Мәдәният йорты тиешле дәрәҗәдә булачак, Ленин музее кебек үк”, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышта.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев