Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары жыены узачак

13-15 апрельдә Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары жыены узачак. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы уздыра. Быелгы җыенда Татарстан районнары, Россиянең 67 төбәге, ерак һәм якын 15 чит илдән 400 делегат катнашачак. Шулай ук чарада махсус чакырылган, мәртәбәле кунаклар катнашуы да көтелә. Форумның программасы кысаларында делегатлар Татарстанның Арча, Биектау, Балтач, Яшел Үзән районнарына сәфәр кылачак. Район җирлекләрендә аларның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмаларының эшчәнлеге, халыкның яшәеше, тормыш көнкүреше, “Бишек туе”ның үткәрү тәртибе белән танышуы күздә тотыла. 14 апрельдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында җыенның пленар утырышын уздыру планлаштырыла. Театр фойесында делегатлар өчен махсус фотокүргәзмә оештырыла. Шулай ук бу көнне гүзәл затлар Казан Ратушасының Колонналар залында узачак “Калфак туе” чарасында да катнашачак. Форум делегатлары өчен мәдәни программа да каралган. Алар К.Тинчурин театрында күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган “Ефәк баулы былбыл кош” спектаклен тамаша кыла алачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев