Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казанда узган беренче Конституцион укуларның материалларын бастырып чыгарырга кирәк" - Фәндәс Сафиуллин

Ф. Сафиуллин: "Үзебезнең барлыгыбызны, барлыгыбызның нигезе булуын халыкның исенә төшереп тору бик урынлы"

Аның фикеренчә, бүген яңгыраган докладларны “Татарстан” журналында яки “Республика Татарстан” газетасында бастыру укучылар өчен файдалы булачак. Ә Татарстан Дәүләт Советы, Россия Дәүләт Думасы депутатларына, юрист, тарихчы, журналист студентларга зур тираж белән аерым брошюра итеп чыгарырга була, дип саный Фәндәс Сафиуллин.

“Бу докладлар басылып чыкса, бик күпләргә, Конституция буенча түбән фикердә йөрүчеләргә онытылган күп нәрсәне исенә төшерер иде. Безнең өчен ул яңалык түгел, ә киләчәк өчен бик кирәк. Гомумән, үзебезнең барлыгыбызны, барлыгыбызның нигезе булуын халыкның исенә төшереп тору бик урынлы, бик кирәк. Ул бервакытта да артык булмый, моны эшләү бервакытта да соң түгел”, – дип белдерде Фәндәс Сафиуллин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Укуларның элегрәк оештырылмавы бераз үкенечле булса да, Фәндәс Сафиуллин аны түбәндәгечә аңлатты. “Бәлки, оештыручылар үзләренчә фикер йөрткәндер: без хәтерлибез, башкалар да хәтерлидер дип уйлагандыр, шуңа гына соңга калынгандыр. Аны бит без – шуның эчендә кайнаучылар, ветераннар яңа буын үскәнен сизеп бетермибез, әкренләп өлкәнәеп тә киләбез, яшьләрнең бу мәсьәләдән читтә калганын искә алмыйбыз. Әмма, ничек кенә булса да, әле хәзер булуы да соң түгел”, – дип билгеләп узды Фәндәс Сафиуллин.

Р. Харис: "Конституцион укулар шәп булды"

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис фикеренчә, бүгенге конституцион укулар гаҗәеп файдалы һәм вакытында булды. “Бүгенге конституцион укулар гаҗәеп шәп булды. Минем карашка, аны чыннан да һәр елны үткәреп тору кирәк, һәм биредә җыелган состав белән генә түгел, ә тагы да киңрәк итеп, чөнки хокук белеме безнең республикада, гомумән, Россиядә бик түбән куелган. Кеше үзенең хокукларын белгәндә, илнең дә хокукый нигезе ныгый”, – дип белдерде ул.

Ренат Харис Фәндәс Сафиуллиның фикерен җөпләп: “Барлык җиде докладны да брошюра сыйфатында өстәлемдә тотар идем, чөнки миңа бик күп кешеләр белән очрашырга, сөйләшергә туры килә. Үзебезнең республиканы, халыкны, тарихны яклап сөйләгәндә, бүгенге чыгышлар зур бер ярдәмчел материал булыр иде”, – диде әдип.

"Беренче дәрес Белем дәресе булса, икенчесе Татарстан һәм Россия Конституциясе нигезләре дәресе булырга тиеш"

“Конституция буенча дәресне мәктәпләргә кертергә кирәк дип һәрвакыт әйтеп киләм. Иң беренче дәрес Белем дәресе булса, икенчесе Татарстан Конституциясе, Россия Конституциясе нигезләре дигән дәрес булырга тиеш”, – дип белдерде Ренат Харис. Аның фикеренчә, суверенитет һәр кешенең үзеннән, үзен ничек итеп тотуыннан тора. “Әгәр ул закон белмәсә, ул үзен суверен итеп тота алмый. Үзеңне азат, бәйсез кеше итеп тоту өчен дә законнарны белергә кирәк. Чиксезлек ул космоста гына, ә җәмгыятьтә бөтен нәрсәнең чиге, ниндидер ячейкалары бар. Аларны белми торып, ничек үзеңне азат кеше итеп хис итәрсең”, – диде Ренат Харис.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев