Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда үзенчәлекле китап хөрмәтенә бәйрәм уздырылачак

23 ноябрь көнне сәгать 15.00дә “Әкият” концертлар залында “Хәзинә” китабы хөрмәтенә бәйрәм узачак.

Аның төп үзенчәлеге шунда – китап балалар ярдәмендә чыгарылган. Алар китапта халык бәйрәмнәренең, йолаларының, гореф-гадәтләренең, әкиятләренең һәм риваятьләренең матурлыгын тасвирлап биргән. Шунысы да игътибарга лаек: “Хәзинә” өч телдә нәшер ителгән – русча, татарча һәм инглизчә.
Китапны тәкъдир итүгә теләге булган һәркем бушлай керә ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев