Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Үткәндә һәм хәзерге заманда Изге Коръәнне тәфсир итү: Сугыш тематикасы белән бәйләнгән Коръән аятләренең бүгенге интерпретациясе" исемле II Халыкара ислам конференциясе уза

Бүген Казанның "Корстон"да “Үткәндә һәм хәзерге заманда Изге Коръәнне тәфсир итү: Сугыш тематикасы белән бәйләнгән Коръән аятләренең бүгенге интерпретациясе” исемле II Халыкара ислам конференциясе уза. Конференцияне оештыручылар: ТР Коръән һәм сөннәтне тикшерү үзәге һәм ТР мөселманнарының Диния нәзарәте.

“Коръәннең үткәндәге һәм бүгенге тәфсире” конференциясендә ел саен билгеле бер темага өстенлек бирелә. 2015 елда конференция “Үткәндә һәм хәзерге заманда Изге Коръәнне тәфсир итү: Изге Коръән һәм сөннәт нурында радикализмга һәм терроризмга профилактика” темасына багышланган булса, быелгысы шул теманың дәвамы булып тора.

Конференция эшчәнлегендә Россия, Ирак, Сирия, Ливан, Мисыр, Төркиядән шәехлар, докторлар, профессорлар, мөгаллимнәр катнаша. Аларның барысын да радикализм һәм терроризмны профиклактикалауны хакыйкатькә (Изге Коръән һәм Пәйгамбәр с.г.в.с. сөннәтенә) таянып, мөселман җәмгыятенә бу мәсьәләне чишүдә тәкъдимнәр эшләү максаты берләштергән.

“Без ТР Диния нәзарәте буларак Изге китабыбыз Коръәнгә хезмәт итәргә тырышабыз. Китабыбызны аңлау безнең өчен бик мөһим. Хәзерге вакытта халат киеп, мин табиб булдым, дип әйтүчеләр, түбәтәй киеп, Коръәнгә тәфсир кылучылар бик күп, әмма тәфсир кылуның шартлары бик авыр. Мәсәлән, кайбер китапларны тәфсир кылу өчен камил рәвештә 16 фән белергә кирәк”, - диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Аның фикеренчә, чакырылган чит ил кунакларының күбесе галимнәр һәм тәфсир белән шөгыльләнәләр һәм әлеге конференция тәҗрибә уртаклашу өчен зур мөмкинлекләр бирә.

“Безнең дингә кагылган бөтен китапларыбыз Аллаһ Тәгалә сүзен, Коръәнне аңлау өчен укыла. Бу китап елга бер генә түгел, ә көн дә өйрәнелергә тиеш. Хәзерге күп кенә кешеләр 1-2 брошюра укып чыга да, үзен бөек мөфәссир (бер нәрсәне аңлатып бирүче – Ред.) итеп тоемлый башлый. Пәйгамбәребез дә әйткән, Коръәнне үз белдеге белән тәфсир кылганнар үзләренә җәһәннәмдә урын әзерли, дип. Бу безнең өчен куркыныч кисәтү. Нәкъ менә шундый тәфсирләр аркасында хәзерге көндә төрле секталар барлыкка килә. Галимнәр арасында күп мәсьәләләрдә каршылык юк. Фетнә тудыручылар гади, белемсез халык. Бу конференция шушы өлкәгә ачыклык кертергә ярдәм итәргә тиеш”, - дип белдерде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Хәзерге вакытта Диния нәзарәте үзе дә иске тәфсирләргә таянып, татарча камил тәфсир булдыру юнәлешендә эш алып бара.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев