Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Урыс православ чиркәве "Хәзерге заман шартларында балаларга һәм яшьләргә рухи белем бирү һәм тәрбияләү" исемле корылтай оештырды

Казанда Урыс православ чиркәве оештырган “Хәзерге заман шартларында балаларга һәм яшьләргә рухи белем бирү һәм тәрбияләү” исемле корылтайның керәшен татарларына багышланган секциясендә катнашучылар үзләренең татар булуын кире какты.

Казан православ рухани семинариясендә узган “Хәзерге заман шартларында балаларга һәм яшьләргә рухи белем бирү һәм тәрбияләү” исемле корылтайда керәшеннәргә багышланган “Пастырское окормление кряшенского населения” дигән секция утырышы да узды. 1 октябрьдә үткән бу чараның төп максаты – керәшен татарларны православ диненә кайтару һәм православ гореф-гадәтләрендә тәрбияләү.

Катнашучылар әйдәп баручылар белән бергә 11 кеше иде. Күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе – керәшеннәр татарлар белән бәйлеме, әллә алар аерым милләтме? Урыс православ чиркәве оештырган әлеге чарада катнашучылар бердәм тавыш белән “керәшеннәр татарлар түгел” дип әйтте.

Сөйләшүдә катнашучыларның күбесе чыгышларын урысча башласа да, әйтергә теләгәннәрен урыс телендә җиткерү авыр икәнен аңлап, сүзләрен татар телендә тәмамладылар. Чыгыш ясаучыларның берсе, Балык бистәсеннән килгән Мария Абдрәхимова “керәшеннәрнең этник чыгышлары рәсми рәвештә фәнни-концепцияне алдымы?”, дип сорады. “Без халыклар исемлегендә бар, әмма Мәскәүдә җыелган керәшен оешмалары (алар арасында бердәмлек бик сизелмәде) татар милләтенә кергән субэтнос дип карар чыгарды. “Чукынган” дигән сүз ул – дини термин, ә керәшен – халыкның исеме, безне керәшен татарлары дип йөртү дөрес түгел” дигән җавап кайтарылды.

Шулай ук керәшен татарларның мәктәпләрен ачу, православ дини терминнарны керәшен теленә тәрҗемә итеп китаплар чыгару мәсьәләләре дә күтәрелде, тик төгәл җавап таба алмадылар. Кемдер керәшен мәктәбен ачар өчен керәшен телендә укыта ала торган укытучылар юк дип әйтсә, башкалар керәшен телендә укыту алып барылмаса да, “Керәшен мәктәбе” дигән исем үзе генә дә халыкка үз милләтен өйрәнергә этәргеч булыр иде дигән караш белдерде.

Азатлык радиосы Татарстан керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе һәм керәшен татарларның "Туганайлар" газеты баш мөхәррире Людмила Белоусовадан керәшеннәрнең ана теле турында да сорады.

– Керәшеннәрнең ана теле нинди тел?

– Без аны керәшен теле дип әйтәбез, ләкин бу телдә керәшеннәр бүгенге көндә сөйләшмиләр. Керәшен халкының теле чиркәүдә генә сакланып калган. Урыслар чиркәүләрендә “старославянский” дигән телне кулланган шикелле, безнең тел дә керәшен чиркәүләрендә калган.

– Ә ни өчен керәшен халкы ул телне балаларына өйрәтә алмый?

– Узган гасырның 30-нчы елларыннан бирле керәшен балалары татар мәктәпләрендә укыган һәм татар әдәби телен өйрәнгән. Бүгенге көндә татар-әдәби телен саклап калу да зур проблем, әгәр дә без балаларыбызны керәшен теленә кайтарырга телибез икән, без татар телен югалтырга мөмкинбез...

Чыганак: http://www.azatliq.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев