Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Үлемсез полк" йөрешендә 120 меңгә якын кеше катнашты (фото)

Тантаналы йөрештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм гражданнар катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Быел Казандагы чарада 120 меңнән артык кеше катнашу теләген белдерде. Кешеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары фотоларын күтәреп барды. Чара Татарстанның башкаласында гына түгел, ә бөтен районнары һәм шәһәрләрендә узды. 0040 Татарстан Президенты узган елдагы кебек атасы ягыннан абыйсы - Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улы - фотографиясен тотып барды. 19 яшендә ул фронтка китә, 359 ату полкы составында сугышта катнаша. 1941 елның 15 декаберендә көчле сугыш нәтиҗәсендә һәлак була. ТР Премьер-министры Алексей Песошин бабасы Яковлев Владимир Устинович фотосын тотып барды. Күп санлы маршта катнашучылар Ирек мәйданы - Карл Маркс ур. - Лобачевский ур. - Кремль ур. - Беренча май мәйданы - Меңьеллык мәйданы маршруты буенча уздылар. syqLDOaf99s     [gallery ids="26319,26300,26318,26317,26316,26315,26310,26311,26312,26313,26314,26309,26308,26307,26306,26305,26304,26303,26302,26301"]
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев