Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Ул кабызган утлар балкышы" иҗади бәйгесенең гала-концерты узды

Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Ул кабызган утлар балкышы” иҗади бәйгесенең гала-концерты узды. Күренекле татар драматургы, артист Кәрим Тинчурин тууына 129 ел тулу һәм театрның 110 еллыгы уңаеннан мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика бәйгесенә йомгак ясалды.

Әлеге бәйгенең максаты – Кәрим Тинчурин тормышын һәм иҗатын өйрәнү, балаларны милли театр сәнгатенә, драматургия һәм әдәбиятка, җыр һәм бию сәнгатенә тарту.

Бәйгенең сайлап алу этаплары Буа, Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә узган иде. Республика мәктәпләрендә укучылар спектакльләрдән өзекләр күрсәтте, сәнгатьле сөйләм, җыр һәм башка иҗади номинацияләрдә көч сынашты. Ә Казан укучылары Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Милли драматургия театр фестивале кысаларында күрсәтелгән спектакльләрне карап, фәнни-иҗади эш, инша рәсем-эскиз һәм макет иҗат эшләрен башкарды. Оештыручылар әйтүенчә, 300 дән күбрәк мәктәп бәйгедә катнашырга теләк белдергән булган.

"Бу иҗади ярыш балаларның күңелендә гомерлеккә уелып калыр. Мин үзем дә кечкенә вакытымда шушы сәхнәдә чыгыш ясап йөргән идем. Бу бәйгеләр сезгә дә киләчәктә үз юлыгызны табуга ярдәм итсен", - дип теләде укучыларга Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Бәйгедә катнашучыларның иҗади эшләрен Татарстанның халык артистлары Әнәс Галиуллин, Зөфәр Харисов, Булат Сәлахов, Татарстанның атказанган артистлары Шамил Фәхретдинов, Зөлфия Вәлиева, К.Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова һәм җырчы, хормейстер Алия Хәмзина бәяләгән.

Кәрим Тинчурин театры сәхнәсеннән җиңүчеләргә бүләкләрне республиканың Биектау муниципаль районы хакимиятенең Мәгариф бүлеге методисты Сәлимә Юнысова, Питрәч районы хакимиятенең Мәдәният бүлеге башлыгы Айгөл Хикмәтуллина, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, К.Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм башка мәртәбәле кунаклар тапшырды.

Бәйгедә җиңүчеләр исемлеге:

“Макет" номинациясендә I урынны Чувашия Республикасы Батыр районы Озын Куак урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 һәм 11 сыйныф укучылары - Рания Зәйнетдинова, Гөлүсә Камалетдинова һәм гран-прины Нурлат районының “Нурлат балалар йорты” укучылары Сергей Шувалов, Алевтина Данилова алды.

"Оста рәссам" номинациясендә I урынны Казан шәһәре Идел буе районы 139 нчы гимназиясенең 9В сыйныфы укучысы Камилла Садыйкова һәм гран-прины Казан шәһәре Идел Буе районы 13 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7А сыйныфы укучысы Илназ Хуҗиев алды.

"Җырлы мизгел" номинациясендә I урынны Аксубай районы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алия Сөләйманова һәм гран-прины Кайбыч районы Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының “Салават күпере” вокал ансамбле отты.

“Спектакльдән монолог” номинациясендә I урын Биектау районы Алат төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Салават Әхмәтовка һәм гран-при Кайбыч районы Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Инзилә Вәлиуллинага бирелде.

Махсус “Тәүге адымнар” номинациясендә Яшел Үзән районының 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Эмиль Гайнуллин, Алинә Яруллина, Рамилә Әдиятуллина, Әмир Мөхәммәтшин, Альмира Хәбулова, Ангелина Шадрова, Нурлат районының “Нурлат бабалар йорты” укучылары Елизавета Моисеева, Анна Моисеева, Алевтина Данилова, Оксана Иванова, Буа районы П.Г.Шафранов исемендәге Зур Фролово төп гомуми белем мәктәбе укучылары Нәфисә Ханмурзина, Булат Садриев, Салават Ханмурзин, Рәсим Вәлиуллин бүләкләнде.

“Өмет” номинациясендә Саба районының Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе 6 сыйныф укучысы Альмир Мирзегалләмов билгеләп үтелде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев