Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казанда туристлар саны елдан-ел арта" - ТР Милли музее директоры Г.Нәҗипова

Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә туристлар саны елдан-ел арта, алар арасында гаиләлеләр күп. Бу хакта Татарстан Республикасы Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган мәгълүмат чаралары өчен уздырылган матбугат конференциясендә җиткерде. gol 17-22 июнь көннәрендә күргәзмә һәм экспозицияләрне 3174 кеше караган. Музей директоры сүзләренчә ял көннәрендә кунаклар саны тагын да арта. Гөлчәчәк Нәҗипова, соңгы вакытта гаиләле туристларның артуын да билгеләп үтте. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен музейда махсус мәйданчыклар бар, бу вакытта әти-әниләр музейда оештырылган мастер-классларда, уеннарда һәм квестларда катнаша ала, диде ул. Татарстан Республикасы Милли музее – мәйданнар буенча гына түгел, ә экспонатлар саны буенча да Россиядәге иң зур төбәкара музей. Экспонатлар саны якынча бер миллион. Конфедерацияләр кубогы уеннары уздыру вакытында, музейда Мексика мәдәниятенә багышланган күргәзмәләр эшләгән. Әйтик, чын тукыма эшләнмәләренә бай "Юкатан халыклары сәнгате" һәм "Море есть сон" фотокүргәзмәләре белән танышырга мөмкин. Конфедерацияләр кубогына музейның филилалларында да әзерләнгәннәр. Ленин музеенда, М.Горькийның әдәби-мемориаль музеенда экспозицияләр яңартылган. "Музейның икенче катында, язучының якын дусты Федор Шаляпинның әйберләре урнаштырылды", – дип белдерде Гөлчәчәк Нәҗипова.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев