Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Туймазы дәүләт драма театрының гастрольләре узачак

Ел башында ук Туймазы театры коллективы алдында зур сынау тора. Ул — Казан шәһәрендә узачак гастрольләр, дип хәбәр итә Туймазы дәүләт драма театрының матбугат хезмәте. Гастрольләр афишасында дүрт спектакль: Зөлфәт Хәкимнең “Легионер” театраль романы, Роберт Миңнуллин әсәрләре буенча эшләнгән “Каеннарым белән..” исемле музыкаль-поэтик спектакль, хәзерге заман рус драматургы Александр Коровкинның “Түтиләр” комедиясе, Илгиз Зәйниевның “Әрем исе” драмасы. 16 гыйнварда Камал театрының Зур залында “Легионер” спектакле күрсәтеләчәк. Җаны-тәне белән туган җирен, туган туфрагын сөйгән егет Бөек Ватан сугышында әсирлеккә эләгеп, легионер булырга мәҗбүр була. Беренче яуга күтәрелгәндә үк үзебезнекеләр ягына чыкса да, бер генә Совет солдатына атмаса да, Яббарга бу адым бик кыйммәткә төшә: «Сатлыкҗан» дигән кара ярлык тагыла. Җиде ел төрмә—лагерьларда михнәт күреп кайткач та ул, якташларының, туганнарының, нәфрәтләреннән ары берни күрми. Бары тик әнисе генә улына ышанычын югалтмый. Тормышының ахрынача уй-хыяллары бары тик изгелектә, яхшылыкта булган Яббар әйләнә-тирәдәгеләрнең мәрхәмәтен таба алмый. 16+ 17 гыйнварда коллектив Илгиз Зәйниевның “Әрем исе” драмасын тәкъдим итәргә ниятли. Сәфәр атлы яшь егет, беркемгә һични әйтми, аңлатмый, үзеннән бәби көткән кызны, якын туганнарын калдырып бәхет эзләп авылыннан чыгып китә. 35 ел вакыт узгач, берни булмагандай Сәфәр туган җиренә кайтып иске генә йортта яши башлый. Тик…кемгә кирәк соң ул бүген биредә?! 16+ 18 гыйнвар, 19.00 сәгатьтә Александр Коровкинның “Түтиләр” комедиясе күрсәтеләчәк. Ерак бабаларыннан мирас булып калган шәһәр үзәгендәге борынгы, зиннәтле йортта апалы-сеңелле Розалия белән Гүзәлия яши. Алар икесе дә гомерләрен табип һөнәренә багышлаган, бүген инде лаеклы ялда. Тик, күпләр картларга үз йортларында тыныч кына яшәргә ирек бирми, алдау юлы белән тарихи истәлек булып торган йортны үзләштереп акча эшләргә тели. Шундый яман ният белән йөргән спектакльнең кайбер геройлары төрле мәзәк, көлкеле хәлләрдә кала.16+ 17-18 гыйнварда, 15.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәдә Роберт Миңнуллинның “Каеннарым белән...” исемле музыкаль-поэтик спектакль күрсәтеләчәк. Спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән. Белешмә: Туймазы дәүләт татар драма театры Башкортстан Министрлар Советының 1990 ел 6 апрель карары белән ачыла. Театрның баш режиссеры итеп Гәрәев Ильяс Сәхибгәрәй улы билгеләнә. М.Фәйзинең “Ак калфак” пьесасы театрның беренче спектакле була. Беренче артистлар — Р.Ключарева, Л.Сөләйманова, М.Сидорова, Т.Надыйршин, Д.Котдусов. Аннан соң театрга Уфа дәүләт сәнгать институтында махсус укытылган яшьләр килеп кушыла. Шулардан И.Әхметьянова, Ф.Габидуллин, Г.Гыйбатова, Д.Нуриханов бүген дә театрда эшлиләр. Ике дистәгә якын ел иҗат дәверендә театр репертуарында татар-башкорт драматургиясе, рус һәм чит ил драматурглары әсәрләре дөнья күрде. Э.Золяның “Мирас көткәндә”, П.Кальдеронның “Күзгә күренмәс ханым”, А.Чеховның “Авыл күренешләре”, Д.Киноситаның “Торна каурыйлары”, А.Буракның “Юлия”, Р.Солнцевның “Безнең тузганак” әсәрләре буенча куелган спектакльләр тамашачы күңелендә урын алды. Хәзерге заман драматургиясеннән М.Кәримнең “Ай тотылган төндә”, А.Гыйләҗевнең “Өч аршын җир”, Н.Гаитбайның “Яучы Җиһан”, “Онытылмый беренче мәхәббәт”, Т.Миңнуллинның “Илгизәр + Вера”, “Без бит авыл малае”, Г.Каюмовның “Һинд кызы”, С.Латыйповның “Оль-ля-ля!”, Ф.Галиевнең “Әмирхан бәрәңгесе”, Д.Салиховның “Мөгезле Мәүлихан”, М.Мөсифуллинның “Бер гомергә тиң булган төн”, Н.Исәнбәтнең “Портфель”, Н.Гыйматдинованың “Сихерче” әсәрләре театр сәхнәсендә зур уңыш белән барды. 1998 елда Туймазы театры, Мәскәүдә үткән Рәсәй кече шәһәрләренең II фестивалендә Ф.Шиллерның “Мәкер вә мәхәббәт” спектаклен күрсәтеп, лауреат булды. 1999 елда Казан шәһәрендә уздырылган V Тинчурин фестивалендә театр М.Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясе белән катнашты. Ул фестивальнең иң яхшы спектакле дип бәяләнде. Коллектив төп дүрт номинация буенча җиңүче булды. Театрның гастрольләр картасы киң һәм төрле: Башкортстан, Татарстанның Ютазы, Азнакай, Баулы, Актаныш, Әлмәт районнары, Пермь,Ульяновск, Оренбург, Чиләбе, Самара өлкәләренә дә гастрольләр оештырылган. 2007-2016 елларда театрның иҗади коллетивын Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов җитәкли. 2005 елдан театрның директоры - Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фирзәт Габидуллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев