Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Туган телем – Тукай теле" фестиваль-бәйгесе узачак

Казанның «Юность» мәдәният үзәгендә 22 апрель көнне I Бөтенроссия  «Туган телем – Тукай теле» фестиваль-бәйгесе узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Юность» мәдәният үзәге мөдире урынбасары Азат Фазылҗанов хәбәр итте. «Бу конкурс Казанда 8 ел дәвамында оештырылып килде. Баштарак бу конкурста шушы районда яшәүче балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар һәм мәктәп яшендәге үсмерләр генә көч сынашкан булса, соңа таба Татарстанның төрле районнары һәм хәтта Ульян өлкәсе, Марий Эль республикаларыннан да катнашучылар булды.Фестивальнең туган телне саклау һәм үстерү, мәдәни кыйммәтләребезне киләчәк буынга җиткерү, яшьләрдә халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләү һәм илебездә яшәүче талантлы балаларны барлау максатларын күздә тотып уздырабыз», - ди Азат Фазылҗанов. «Туган телем – Тукай теле» проекты быел бөтенроссия статусы алды. Конкурста  5-7, 8-11, 12-15 һәм 16 яшьтән өлкәнрәк балалар, төрле коллективлар үз чыгышларын тәкъдим итә. «Шунысы куанычлы: балаларыбыз Тукай шигырьләрен шулкадәр яратып өйрәнәләр. Быел бәйгедә 400 дән артык конкурсант катнашачак. 5-11 яшьлекләр арасында шигырь сөйләүчеләрнең саны 200 гә җитә.  «Туган телем – Тукай теле» проекты физик мөмкинлекләре чикле булганнар арасында да популярлашты. Быел Яшел Үзән һәм Азнакайдан физик мөмкинлекләре чикле булганнар да үз талантларын сынарга булдылар», - ди чараны оештыручылар. Фестиваль-конкурс 3 номинациядә үтә: вокал, нәфис сүз осталыгы һәм әдәби театр (7 минутка кадәр). Конкурсантларның сәхнәдәге чыгышына танылган сәхнә осталары Идрис Газиев, Исламия Мәхмүтова,  Луара Шакирҗан,  Резеда Галимова һәм Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры директоры Мансур Ярмиев бәя бирәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев