Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда туган теле рус теле булмаган укучылар өчен рус теленнән халыкара олимпиада уздырыла

Казанда 3-7 июньдә туган теле рус теле булмаган мәктәп укучылары өчен рус теленнән халыкара олимпиада үткәрү планлаштырылган. Май ае башында онлайн-тестлаштыру рәвешендәге читтән торып сайлап алу турыннан соң, ә анда 3 меңләп 8, 10 нчы класс укучылары катнашыр дип көтелә (былтыр 2,7 меңләп булган), көндезге этапта 200ләп катнашучы Казанда Универсиада авылында торачак (былтыр 100 кеше килгән). Олимпиаданы башлау тантанасы ТР халыкларының Дуслык йортында була.   Бу хакта кичә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов ТР милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча эшче төркемнең ведомствоара утырышында белдерде. Искәртеп үтик: туган теле рус теле булмаган мәктәп укучылары өчен рус теленнән халыкара олимпиаданың беренчесе 2014 елда уздырылган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев