Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Түбәтәй" беренче татар хәләл тиз туклану челтәре рестораны ачылды

Кремль урамында урнашкан татар фаст-фуды рестораны ризыкларыннан бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та авыз итте. “Түбәтәй” проекты авторы, татар хәләл тиз туклану челтәренә нигез салучыларның берсе Солтан Сафин Казанда ресторан ачарга теләве турында быел яз VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында ук хәбәр иткән иде. Менә шул хыялы тормышка ашты. Рөстәм Миңнехановны милли киемле кызлар зур бавырсак белән каршы алды. Солтан Сафин соңрак журналистларга хәбәр иткәнчә, бавырсак Самара өлкәсе Камышлы районыннан әбисе рецепты буенча пешерелгән. Президент бинаның эчке ягын күз йөртеп чыккач, бер уңайдан хезмәткәрләрнең дә эшен сынау өчендер, заказны үзе бирде. Яшелтыбый (кыстыбыйның бер төре), гөбәдия, чәйгә заказ бирде. Заказ әзерләнгән арада, балалары белән тамак ялгап утыручы гаиләне сәламләде, балаларга китаплар бүләк итте. Алар янәшәсендә генә берничә бала өчен мастер-класс уза иде. Республика җитәкчесе шулай ук пешекчеләр өйрәтүе буенча камыр җәяргә өйрәнүче балаларны да карап үтте. Табын артында ризыклардан авыз иткәч, Рөстәм Миңнеханов ресторанга нигез салучыларга, хезмәткәрләргә изге теләкләрен җиткерде. “Бүген без милли татар ризыклары ресторанын ачтык. Ул сыйфаты, эчтәлеге ягыннан башка билгеле брендлардан күпкә уңай”, – дип бәяләде. – Аны Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә хуплап кабул итәрләр дип уйлыйм, киләчәктә чит илләрдә дә безнең ризыкларыбыз, милләтебез турында халыкка җиткерүнең бер формасы бу. Беренче чиратта, Казаннан башларга кирәк, Казанда нокталары артырга тиеш”, – дип янәшәсендә утыручы Казан мэры Илсур Метшинга ишарәләде. Президент “Түбәтәй”нең республикада да киң таралган булырга тиешлеген билгеләп узды. “Чит өлкәләрдән партнерлар бу эшне хуплап, алга алып барыр дип ышанабыз. Хәерле сәгатьтә, уңышлар!” – дип теләде. Солтан Сафин “Түбәтәй”нең максаты милли ризыклар белән тукландыру гына түгел, ә татар культурасы, татар менталитеты белән дә таныштыру булуын билгеләп узды. “Бездә чәйләрне дегустацияләү, килүчеләргә ризыкларны пешерттереп карау кебек чаралар да оештырыла”, – диде “Түбәтәй”нең хуҗасы. Бүген “Түбәтәй” ризыкларын Казан, Чаллы, Болгарда, Сургут, Самара, Югары Пошма, Ульяновск, Мәскәү, Казахстанда очратырга була. Киләчәктә географияне тагын да киңәйтү нияте бар, тик акрынлап, ашыкмый гына. Презентация ресторана сети быстрого питания «Тюбэтэй» “Икмәк, өчпочмакны бер минут эчендә генә пешереп булмый бит, халык күңеленә мәдәниятне сеңдерү дә озак вакыт таләп итә. Әгәр бик тиз генә үсеп китеп, киңрәк таралсак, эшебезнең асылы югалыр иде. Бу проектның максаты – әниләребез, әбиләребез пешергән ризыкларның рецептларын кире кайтару. Татар ризыклары тәмле, ләкин алар өйдә пешерә торган форматта гына калган иде, безнең максатыбыз – аларны яңа юлга бастыру”, – ди Солтан Сафин. Аның әйтүенчә, башта 2015 елда алар түбәтәй рәвешендәге павильоннардан башлап, аннары кафетерийлар белән дәвам иттерсәләр, хәзер менә шундый ресторан рәвешендәге биналар ачуны күздә тота. Ресторан үзәктә урнашкан булса да, монда тукталуның җайсызлыгы юк – биредә 30лап машинага исәпләнгән парковка бар. Презентация ресторана сети быстрого питания «Тюбэтэй»
Гөлнар Гарифуллина, Татар информ
фото: Ильнар Тухбатов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев