Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда ТР Яшьләр симфоник оркестры концерты узачак

13 гыйнвар көнне 17.00дә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында ТР Дәүләт симфоник оркестрының “Республика байлыгы” проекты кысаларында ТР Яшьләр симфоник оркестры концерты узачак. Концерт Татарстан Республикасы Яшьләр симфоник оркестрының биш еллык юбилеена багышлана. 2010 елдан башлап, яшьләр оркестры яшь музыкантларга булышу программасын өстенлекле юнәлешләрнең берсе сайлаган. Оркестрның яңа составына 8дән 15 яшькә кадәр булган 61 музыкант кергән. “Республика байлыгы” проектын гамәлгә ашырган дәвердә ТР Дәүләт симфоник оркестры белән Татарстаннан 225 кеше чыгыш ясаган. Алар арасында музыка мәктәпләре укучылары, Казан дәүләт консерваториясе студентлары, Россия һәм халыкара фондлар лауреатлары булган. Әлеге проект кысаларында, 17 гыйнвар көнне Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры концерты узачак. Программада петр Чайковский әсәрләре яңгыраячак.
ТР Мәдәният министрлыгы
фото: muzkarta.info

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев