Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда ТР Дәүләт Советы Рәисенең Татарстан Матбугат көне уңаеннан журналистлар белән очрашуы уза

Бүген, Татарстан Матбугаты көнендә, республика парламенты бинасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның ММЧ вәкилләре белән кхркәм гадәткә әверелгән очрашуы уза. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һәм башкалар катнаша. Римма Ратникова журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте һәм Россиянең иң күп укучы төбәкләренең берсе дип билгеләп үтте, гәрчә тулаем ил буенча басмаларның тиражы кимесә дә. "Газета,  журналлар, телевидение, радио, интернет-ММЧ гражданнар җәмгыятенең алыштыргысыз институтына әверелде", - диде ул. "Татарстанда яхшы журналистлар корпусы оешуга сөенәм. Рәхмәтле укучылар һәм тамашачылар безнең белән бергә сезне бәйрәм белән котлый", - дип мөрәҗәгать итте үз чиратында Фәрит Мөхәммәтшин җыелучыларга.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев