Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда ТР Арбитраж судының яңа бинасы ишекләрен ачты

Бүген Казанда ТР Арбитраж суды бинасы ачылды. Яңа хөкем йорты ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Югары суды рәисе Вячеслав Лебедев, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Идел буе федераль округы буенча Арбитраж суд рәисе Юрий Глазов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР Арбитраж суды рәисе Николай Новиков һәм башкалар катнашты. Чарага мәртәбәле кунак буларак килгән РФ Югары Суды Рәисе Вячеслав Лебедев бүген бик мөһим вакыйга булуын, биредә суд бинасы гына түгел, ә Хөкем сарае ачылуын билгеләп узды. Бинаның мондый дәрәҗәдәге оешмаларга карата барлык таләпләрне искә алып төзелүен искәртте. Бинада 35 суд утырышы залы, 85 кабинет һәм видеоконференцияләр үткәрү өчен 4 зал каралган. "Бина Татарстанга бик кирәк иде, элек ул 3 бинада иде. Судның әһәмиятенә килгәндә, ул тикшерелә торган эшләр саны буенча, Россиядә иң зур судларның берсе булып тора. Эшләр профессиональ дәрәҗәдә, билгеләнгән вакыт кысаларында карала, бу, судта югары профессиональлеккә ия юристлар, судьялар эшләве турында сөйли", - дип ассызыклады Вячеслав Лебедев. Ул судларга күрсәтелгән игътибар өчен Татарстан Президентына рәхмәтен белдерде. "Бу суд хакимиятенә формаль мөнәсәбәт кенә түгел, республика һәм Россия үсеше өчен судларның әһәмиятен тирәннән аңлау", - диде РФ Югары Суды Рәисе. Рөстәм Миңнеханов федераль программа буенча төзелгән бу бина өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Бу - заманча бинаны ничек итеп төзергә кирәклеген күрсәтүче үрнәк бина. Без бик шат, республика - Россиянең икътисади яктан үсеш алган төбәге, ә суд эшен системалы төстә оештыруда билгеле бер авырлыклар бар иде, чөнки эш өч бинага бүлеп алып барылды", - диде Президент. Ул күптән түгел Илбашы Владимир Путинның да Казанга килеп, бу бинаны карап, аңа югары бәя биргәнен билгеләп үтте. Чыгышлардан соң, рәсми затлар гадел хөкем символы булган Фемида сынын ачтылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев