Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда төрки халыкларның XIII "Нәүрүз" халыкара театр фестивале узачак

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре! Төрки халыкларның XIII «Нәүрүз» халыкара театр фестиваленә аккредитация башланды. Башка еллардагы кебек үк, фестиваль барышында сезгә уңайлы булсын өчен Матбугат үзәге эшләячәк. Матбугат үзәгендә wifi, фестивальнең медиаархивлары, компьютерлардан файдаланырга мөмкин булачак. Кофе-брейклар да биредә узачак. Фестиваль чараларына керү– катгый рәвештә аккредитация бейджлары буенча. Аккредитация узу өчен 26 майга кадәр kamal.press@tatar.ru адресына 1. Мәгълүмат чарасының исемен; 2. Журналистның исем, фамилиясен; 3. Телефон номеры һәм электрон адресын күрсәтеп хат юллавыгыз сорала. Фестивальнең афишасы: kamalteatr.ru. Исегезгә төшерәбез, Төрки халыкларның XIII «Нәүрүз» халыкара театр фестивале Казанда 2017 елның 5-9 июнь көннәрендә узачак. "Нәүрүз" фестивале афишасына Алтай, Башкортстан, Кабардино-Балкария, Казахстан, Татарстан, Тыва, Хакасия, Чувашия һәм Якутия театрларының иң яхшы спектакльләре керде. Фестивальнең махсус кунагы - Эстониянең "R.A.А.M" театры - “Алтын битлек” премиясе лауреаты, якут режиссеры Сергей Потапов куелышындагы “Җен алмаштырган” спектаклен тәкъдим итә. XIII "Нәүрүз"нең спектакльләре 5 театраль мәйданда: Камал театрының Зур һәм Кече, Тинчурин, Яшь тамашачылар (ТЮЗ) һәм "Әкият" курчак театрлары сәхнәләрендә күрсәтелә. Спектакльләргә билетларны театрларның кассаларында, Интернет челтәрендә, шулай ук билет сату операторлары аша сатып алырга мөмкин. hight_науруз Афиша
Камал театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев