Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Төрки халыкларның XIII "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале узачак

2017 елның 5-9 июнь көннәрендә Казанда Төрки халыкларның XIII "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале уза. Фестиваль программасында Россия, Казахстан һәм Эстониядән  килгән 18 театр урын ала. XIII "Нәүрүз" афишасына Алтай, Башкорстан, Кабардино-Балкария, Казахстан, Татарстан, Тыва, Хакасия һәм Якутиянең иң яхшы 22 спектакле керде. Фестивальнең махсус кунагы - Эстониянең "R.A.А.A.M" театры. Фестивальнең репертуары үзенең төрлелеге белән аерылып тора:  монда чит ил классикасы да, этник кыйссалар да, заманча драматургия дә урын алган. Катнашучы спектакльләрнең режиссерлары арасында таныш исемнәр дә бар: Сергей Потапов, Фәрит Бикчәнтәев һәм башкалар. Фестиваль 400дән артык катнашучы җыячак. "Алдагы "Нәүрүз" фестивале Казахстанга багышланган булса, быел ул Якутия театр сәнгате эгидасы астында уза. Барлыгы фестивальдә Саха (Якутия) Республикасыннан 4 театр катнаша: Дәүләт яшь тамашачылар театры, Олонхо театры, Дәүләт эстрада театры һәм П.А.Ойунский исемендәге Саха Академия театры", - дип билгеләп үтте фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов. XIII "Нәүрүз"нең спектакльләре 5 театраль мәйданда күрсәтелә: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсе, Тинчурин театры, Яшь тамашачылар театры һәм "Әкият" курчак театры. Спектакльләргә билетлар Казан театрлары кассаларында, Интернет челтәрендә, шулай ук билет сату буенча операторларда сатыла. [gallery columns="2" size="medium" ids="25069,25070,25071,25072,25073,25074,25075,25068"]

***

"Нәүрүз"нең төп максаты - Россия Федерациясе һәм аннан тыш яшәүче төрки халыкларының мәдәни һәм рухи бәйләнешләрен ныгыту. Беренче тапкыр "Нәүрүз" фестивале 1989 елда  СССРның Театр эшлеклеләре берлеге карары буенча Алма-Атада уза. СССР таркалганнан соң,  ел саен уздырыла торган фестиваль 5 ел үткәрелми. "Нәүрүз" фестивале 1998 елда Татарстан Республикасы инициативасы буенча янәдән тергезелә. Хәзерге вакытта фестиваль Татарстанның башкаласы Казанда ике елга бер тапкыр уздырыла. 2010 елдан Фестиваль эгидасы астында "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумы эшли. Әлеге форум кысаларында актерлык һәм режиссерлык осталыгы, театр сәнгате белгечлеге һәм театр сәнгате өлкәсендә менеджмент буенча мастер-класслар һәм семинарлар үткәрелә. Фестивальне оештыручылар: Россия Федерациясенең мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге ярдәме белән Татарстан Республикасының Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.
Камал театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев