Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Төрки халыкларның XIII "Нәүрүз" халыкара театр фестивале ачыла

Казанда бүген Төрки халыкларның XIII “Нәүрүз” халыкара театр фестивале көндезге сәгать 12.00дә Казан яшь тамашачы театры сәхнәсендә “Бәхет ташы” балалар спектакле белән башланып китте. Спектакльне Саха (Якутия) Республикасының Яшь тамашачы дәүләт театры тәкъдим итте. “Бәхет ташы” - төньяк халыкларның риваятьләре буенча куелган спектакль. Быел "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале Якутия Республикасы театр сәнгатенә багышлана. Саха Республикасының Яшь тамашачы театры – Якутиядән “Нәүрүз”гә килгән дүрт театрның берсе. Әлеге коллективтан тыш Казанга П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры, Олонхо театры, Саха Республикасының Эстрада дәүләт театры коллективлары да килде. П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театрының “Уяну” спектаклен “Татар-информ” онлайн-трансляцияләячәк. Ул иртәгә – 6 июньдә, 19.00 сәгатьтә башлана. “Нәүрүз” фестиваленең рәсми ачылышы бүген кич 21.00 сәгатьтә Кабан күле буендагы амфитеатрда булачак. Искәртеп үтәбез. Казанда Төрки халыкларның XIII "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале быел 5-9 июнь көннәрендә уза. XIII "Нәүрүз" афишасына Алтай, Башкорстан, Кабардино-Балкария, Казахстан, Татарстан, Тыва, Хакасия һәм Якутиянең иң яхшы 18 спектакле керде. Фестивальнең махсус кунагы - Эстониянең "R.A.A.M" театры. XIII "Нәүрүз"нең спектакльләре биш театраль мәйданда Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсе, Тинчурин театры, Яшь тамашачылар театры һәм "Әкият" курчак театрында күрсәтелә.
Татар информ 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев